04 мая 2022
Яшүсмерләргә гигиеник тәрбия бирү

Гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү, өс-башын чиста-пөхтә йөртү, аш-су хәзерләү, гаиләдә көндәлек эшләрдә булышу һ.б. шундый эшләр үз-үзеңә хезмәт күрсәтү өлкәсенә карый.

Үз-үзенә хезмәт күрсәтүне кечкенә бала өчен уен итеп алып барудан башларга кирәк. Балаларны мәктәпкәчә яшьтә үк мөстәкыйль киенергә, юынырга, урын-җирен җыярга, уенчыкларын тиешле урынга куярга, уен һәм эш почмагын тәртиптә тотарга өйрәтү зарур. Бала үскән саен үз-үзенә хезмәт күрсәтү вазифаларын теләбрәк башкара: ата-анасына хуҗалыкта булыша, бүлмә үсемлекләрен һәм йорт хайваннарын карый, яшелчә бакчасында эшли, дәфтәрләрнең һәм китапларның ертылган битләрен ябыштыра, уку әсбапларын төзәтә, ягъни үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен үзләштерә. Өлкән сыйныфларда инде ул мәктәпне һәм сыйныф бүлмәсен җыештыруда катнаша, аш-су хәзерли, походта палатка куя, лагерьда чакта үзенең өс киемнәрен юа һәм үтүкли һ.б. Үз-үзенә хезмәт күрсәтә белгән укучы үзен иркен тота.

Кайбер ата-аналар үзләренең балаларын көнкүреш хезмәтеннән читләштерергә тырышалар. Бу эшләр барысы да ата-ана җилкәсенә төшә. Алар, шул рәвешчә, балага яхшылык итәбез дип уйлыйлар. Ләкин бик нык ялгышалар. Чөнки көндәлек хезмәт күнекмәләренә ия булмаган балага мөстәкыйль тормыш итү җиңел бирелмәячәк. Балаларның үз-үзләренә хезмәт күрсәтүләренә ирешү исә аларга хезмәт тәрбиясе бирүне дә җиңеләйтәчәк.

Җыйнап кына әйткәндә, яшь буынга белем-тәрбия бирүдә хезмәтнең роле чиксез роль.

Фото: pshenitsynazhenya.blogspot.com

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин