25 апреля 2022
Фәнни нигездә корылган тәрбия

Фәнни һәм милләт педагогикалары арасындагы бәйләнеш. Фәнни педагогика – күп милләтләрнең педагогикалары җирлегендә туган гыйльми тупланма. Ул милли педагогикаларның иң алдынгы өлешләрен гомумиләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Шуңа күрә фәнни педагогика үз эченә күренекле чех мәгьрифәтчесе Ян Амос Коменскийның, рус педагогы Константин Дмитриевич Ушинскийның, немец галиме Адольф Йоганн Дистервегның, швейцар мәгърифәтчесе Иоганн Генрих Песталоцциның, инглиз галиме Джон Локкның, француз Жан-Жак Руссоның, чуваш мәгьрифәтчесе Иван Яковлевның, татар галиме Каюм Насыйриның һәм тагын бик күпләрнең педагогик карашларын, гыйльми ачышларын, уй-фикерләрен үзенә туплаган. Фәнни педагогика, билгеле булганча, халык тәҗрибәсенә һәм гыйльми күзәтүләргә таянып, мәгърифәтче галим-голамәләре тарафыннан языла.

Безнең татар милләте халык педагогикаларының укыту-тәрбия процессында куллануга булган мөнәсәбәтен түбәндәгечә кузаллый. Сез күз алдына чәчәк бәйләмен китерегез. Чәчәк бәйләме җир шарында үсә торган чәчәкләрдән тора, – ди. Һәр чәчәк бәйләмдә бер данә дә китерелгән. Бу чәчәк бәйләме шулай күркәм, матур һәм анда нинди генә хуш исләр юк. Бу бәйләмнең күркәмлеге андагы чәчәкләрнең тышкы формасында, төсләр байлыгында һәм аларның үзара килешендә (яраклашканлыгында), эчке төзелешендә һәм дә чәчәкләр тараткан хуш исләрдә. Бу бәйләмдә никадәр күп чәчәк булуына карамастан узара охшаш ике чәчәк юк. Алар кабатланмас! Бәйләмдә бер генә чәчәк тулмасын – ул камил түгел, анда нәрсәдер җитми, аның урыны буш. Җир йөзендә яшәүче милләтләр белән дә нәкъ менә шулай. Әгәр милләтләр Җир шарында бер-берсе белән дустанә-тату, аралашып, бер-берсен хөрмәт итеп, аралашып яшиләр икән, ирекле икән алар бу чәчәк бәйләменнән. Әгәр ки, үзара ызгыш-талаш, аңлашылмаучанлык икән, аларны бу чәчәк бәйләменә мәҗбүриләп тә җыеп булмаячак. Берләшкән Милләтләр Оешмасы – ул җир шарының чәчәкләре бәйләме.

Милли педагогиканың өйрәнү предметы. Милли педагогиканың өйрәнү предметы булып балага тәэсир итү алымнары, үзенчәлекләре, чаралары, тәрбия эшенең максаты, идеалы, чыганагы, эчтәлеге (йолалар, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, ганганәләр (традицияләр), дөньяга фәлсәфи карашлары (менталитет), тел,  милләт тарихы, рухи-матди мәдәнияте, уеннары, уенчыклары, авыз иҗаты (бәет, дастан, легенда, эпос, әкиятләр, бишек җырлары, биюләр, такмазалар, тизәйткечләр, тел көрмәкләндергечләр, табышмак, мәкал, әйтемнәр, мөнәҗәтләр), һөнәр-кәсепчелеге, кием-салымы, аш-суы), милли үзенчәлек һәм холыктан, закончалыклары, мәсләкләре җыелмасыннан тора.

Милли педагогиканың мәсләкләре. Мәсләк дип тәрбия процессын оештырганда исәпкә алынырга тиешле таләпләр атала. Аларны тәрбияне тормышка ашыручылар исәпкә алырга һәм гамәлдә шуларга туры китереп, таянып тәрбияне оештырырга тиешләр. Милли педагогикаларда шундый берничә мәсләк нигезләнгән. Аларга бәяләмә биреп үтик.

1. Максатчанлык. Тәрбиянең максатка юнәлтелгән булуы. Ул милләтнең тәрбия идеалында чагылыш таба. Тәрбия идеалына салынган берничә кеше сыйфатын атап үтик: Ватанга мәхәббәт, кешеләргә, табигатькә, барлык тере җаннарга карата ярату һәм мәхәббәт һ.б. сыйфатлар.

2. Тәрбиянең табигатькә яраклашкан булуы. Кеше табигатьнең бер өлеше, аңлы өлеше. Аның үсеш закончалыклары да табигать законнарына буйсына. Табигатьне танып-белү кешедә камилләшүгә омтылыш уята. Табигать кеше акылын тормышта мөһим һәм кызыклы булган гыйлем белән баета. Табигатьне күзәтеп кеше йолдызларга, кояшка, агачларга карап дөнья якларын танырга өйрәнә. Табигать кешегә сыенырга түбә, кием, азык бирә. Шул сәбәпле кеше табигатькә табына һәм аңа охшарга тырыша.

3. Гыйлем эстәрүнең һәм тәрбиянең гомумилеге. Балалар турында кайгырту ул гаиләнең генә вазифасы түгел. Аның тәрбиясе өчен ыруг, кабилә һәм дә бөтен халык, милләт җавап тота. Яшь буын халык җыеннарында катнаша. Анда өлкәннәр тормышның һәр төрле мәсьәләләрен күтәрәләр һәм хәл итәләр.

4. Өлкәннәргә хөрмәт. Аларны зирәклеген, акылын үрнәк-өлге итеп кабул иткәннәр. “Алты көн ач торсаң да әти-әниеңне истән чыгарма”, - ди безнең милләт.

5. Ир балаларны һәм кыз балаларны җенесенә карап тәрбия кылу. Ул аерым тәрбия яисә дифференцияләштерелгән (гендер – җенси якын килеп) тәрбия дип атала. Моңа шулай ук җенси тәрбиянең үзе дә кергән. Тормышта һәр җенеснең үзенә генә хас бурычлары, йөкләмәләре һәм вазифалары бар. Аланы исәпкә алып тәрбияне тормышка ашыру фәкать аерым тәрбия аша гына булырга мөмкин.

6. Балаларга иртә яшьтән гыйлем вә тәрбия бирү. Ул карын тәрбиясеннән башланып, гаилә тәрбиясендә дәвам итә. “Яшь тал, сыек тал яхшы бөгелә, – ди безнең милләт.

7. Тәрбиянең һәм гыйлем эстәрүнең фәкать эшчәнлек аша гына булу зарурлыгы. Иң борынгы ыруг-кабилә җәмгыятендә башланган тәрбияне оештыру – турыдан-туры хезмәт процессында, бүген “эшчәнлек” төшенчәсе белән алыштырыла. Хезмәтсез, эшчәнлексез гыйлем дә эстәреп булмый, тәрбия дә кылып булмый. Бу эшләр эшчәнлекнең авыр төрләре булып саналалар.

8. Дәвамчалык мәсләге. Бу мәсләк тәрбиянең буыннан-буынга эзлекле рәвештә тапшырылуын тәлап итә. Тапшыру процессы югалтусыз, фәкать бу буынның да эмпирик тәҗрибәсе белән баетылып кына дәвам ителергә тиеш.

Фото: psychologos.ru

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин