18 апреля 2022
"Татар элитасын әзерләргә кирәк"

Татар һәм инглиз камил белүче башлангыч сыйныф укытучылары булырга әзерләнүче 10.2.921 төркем студентларым белән Ленар Шәехның «Дипломат-галим Йолдыз Хәлиуллин» биографик китабын тәкъдир итүдә катнаштык. “Татар китабы йорты”ндагы олпат зыялылык, шәхес бөеклегеннән әсирләнгән яшьләрнең чарадан соң күзләрендәге нурны күрү кирәк, аңлатыр өчен сүзләр җитмәс!

Татар элитасын әзерләргә кирәк. Ким дигәндә, татар, рус, инглиз телләрендә иркен сөйләшә торган хәзерге заман татар зыялыларын. Икътисади, мәдәни элитаны да тәрбияләргә кирәк. XIX-XX гасырларда зыялыларны әзерли торган махсус уку йортлары булган. Безнең Әгерҗе ягында, мәсәлән, “Иж-Буби” мәдрәсәсе. Минемчә, туган телеңне, тарихыңны, мәдәниятеңне яхшы белеп, нинди милләттән икәнеңне аңлап эш иткәндә генә, киләчәктә яшәп була. Хәзерге яшьләрне гаепләп тә булмый, алар IT технологияләрне инглиз һәм рус телендә өйрәнәләр. Бу өлкәдә дә татар теленә дә урын табарга иде. Туган телне яхшылап өйрәнү өчен, үз телеңдә аралашу өчен шартлар тудырырга, үрнәк күрсәтергә кирәк” (Йолдыз Хәлиуллин).

Татар һәм инглиз телле информатика, физика укытучылары булырга әзерләнә торган студентлар белән мондый чараларда катнашу аеруча әһәмиятле. Татар тарихының, мәдәниятенең, әдәбиятының тирән төпкелләренә төшенгәндә студентлар шул рухны тоеп, урта мәктәп укучысы аудиториясенә алып китәргә тиеш, укучы йөрәгенә тарихыбыз, мәдәниятебез, телебез һәм әдәбиятыбыз белән горурлык хисләре уерлык булырга тиеш!

Дәресләрдә студентларның инглиз һәм татар телләрендә чыгышлар ясаулары аеруча куанычлы. Студентларны татар гыйльмияте, сәнгате, мәдәнияте белән таныштырганда, аларны шәхесләр даирәсенә алып чыгу – милли элита тәрбияләүнең бик отышлы юлы!

Мотлак, студентлар белән эшләү барышында Йолдыз Хәлиуллинның “IT технологияләр өлкәсендә татар теленә урын табу” турындагы фикере бик вакытлы һәм без төрле өлкәләрдә милли җанлы шәхесләр тәрбияләүдә зур көч куярга бурычлыбыз да!

https://tatar-inform.tatar/news/rinat-moxammadiev-diplomat-ioldyz-xaliullin-turynda-anda-min-minlek-digan-aiber-yuk-5853203

 

Гөлфия Гайнуллина