13 апреля 2022
Татар теле белеме кафедрасы укытучылары регионара конференциядә катнаштылар

8 апрельдә Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы укытучылары Кукмара районы К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе белән берлектә  “Хәзерге җәмгыятьтә туган телләр” дип аталган Регионара фәнни-гамәли конференция үткәрде. Әлеге конференция 2014 нче елдан бирле оештырылып килә һәм һәр елны аның эшендә Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары укытучылары һәм укучылары гына түгел, күрше республикалардан да бик теләп катнашалар.

Быелгы конференция эшендә 40 тан артык вәкил катнашты. Көн дәвамында дүрт секция кысасында бик җанлы һәм нәтиҗәле эш алып барылды. Һәр чыгыш катнашучыларда зур кызыксыну уятты һәм фикер алышулар белән үрелеп барды. Секцияләр эшчәнлеге ике яссылыкта үстерелде. Беренчесе – тел белгечләре, укытучылар  туган һәм чит телләрне укыту мәсьәләләренә багышланган гаять әһәмиятле чыгышлар, проект эшләре һәм остаханәләр тәкъдим итсәләр,  икенче юнәлештә укучыларның фәнни эшләре тыңланды. Бу секцияләрдәге чыгышлар глобальләшү шартларында телләрнең яшәеше мәсьәләләренә, телләрнең төрле иҗтимагый төркемнәрдә кулланылу үзенчәлекләренә багышланган иде.

 

Мәгълүмат чыганагы: татар теле белеме кафедрасы