Нәрсә ул сәләт? Сәләт, талант, даһилык – кешенең булдыклылык баскычлары. Аның үсә баруы һәм сыйфат аермалыклары шул рәвешчә билгеләнә. Сәләт турында сөйләгәндә, «мөмкинлек» һәм «чынбарлык» дигән фәлсәфи категорияләр кулланырга мәҗбүрбез. Әйтик, туфракның составы, дымлылыгы, һава торышы һәм башка шартлар уңай булганда, шул туфракка төшкән бөртектән башак үсеп чыга алган кебек, кешенең сәләтлелеге дә белем алуда һәм осталыкка өйрәнүдә бары тик мөмкинлек кенә булып тора. Белемгә һәм осталыкка ия булу-булмау, мөмкинлекнең чынбарлыкка әйләнүе бик күп нәрсәләргә: мәсәлән, үз тирәсендәге кешеләрнең (гаилә, мәктәп, иптәшләре һәм башкаларның) аның белемгә һәм күнекмәләргә ия булуы белән никадәр кызыксынуларына, аны ничек укытуларына, тәрбияченең осталыгына һәм белем бирүнең ничек оештырылуына бәйле. Баланың музыкага сәләтлелегенә карап кына, үсеп җиткәч ул музыкант булыр дип әйтә алмыйбыз. Бу теләк тормышка ашсын өчен махсус уку, уен коралы, ноталар булдыру, вакыт бүлү, нык түземлелек һәм сабырлык, яхшы сәламәтлек һәм башка бик күп шартлар кирәк. Шулар булмаса, сәләтлелек чәчәк атканчы ук сулачак. Психология кеше сәләтләре үсешенең гомуми кагыйдәсен билгели. Сәләт бары тик шушы сәләткә корылган эшчәнлектә генә күренергә мөмкин. Рәсем ясарга өйрәтеп карамыйча торып кешенең сурәт төшерү осталыгы турында әйтеп булмый бит. Әйтик, электр техникасы белән даими шөгыльләнү яшь егетнең техник сәләтен үстерергә мөмкин: ул яңа сызымнар, схемалар, катлаулы үткәргечләр һәм приборлар серенә, башкаларга караганда, тизрәк һәм яхшырак төшенәчәк. Менә шуңа күрә дә сәләтлелек турында сүз барганда кешенең шәхси психологик үзенчәлекләрен, ягъни бер кешене икенче кешедән аерып тора торган нәрсәне күз алдында тоталар.
Бер үк бала берничә төр сәләткә ия була ала. Бу исә безнең алда кеше мөмкинлекләренең матур үзенчәлекләрен ачып бирә: бер сәләт башка бик күп сәләтләрне ачарга сәбәп булырга мөмкин. Кеше моңа нык тырышлык күрсәтеп кенә ирешә ала.
Сәләт кешенең конкрет эшчәнлегеннән тыш яшәми, аның формалашуы укыту һәм тәрбияләү шартларында бара. Шулай итеп, бала сәләтен билгеләүнең иң дөрес юлы – уку барышында аның уңышлары динамикасын ачыклауга кайтып кала.
Фото: https://artschoolugorsk.ru/talantlivye-deti-uspeshnyj-okrug/