05 апреля 2022
Марсель Хәернас улы Бакиров белән очрашу

Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы әдәбият һәм фольклор галиме, филология фәннәре докторы, Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк иясе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Хәернас улы Бакиров белән очрашты һәм дәрәҗәле бүләк тапшырды. Очрашу вакытында галимнең фәнни эшчәнлеге, киләчәккә планнары хакында фикер алышу үткәрелде.

 

Чыганак: татар әдәбияты кафедрасы.