05 апреля 2022
ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНА: "БӘЛКИ, КОШ БУЛГАНМЫНДЫР..."

31 март көнне «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышында күренекле татар шагыйрәсе Эльмира Шәрифуллина белән очрашу узды. Утырышта «Әллүки” берләшмәсе әгъзалары, әдәбият-сәнгать белән кызыксынучы студентлар катнашты.

Эльмира Мөхәммәтулла кызы Шәрифуллина 1947 елның 4 июнендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Симәк авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән. Шагыйрә 1993 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, 1985 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Табын артында башланып киткән җанлы аралашу шигырьләр белән үрелеп барды. Эльмира апа үзенең туган ягына, балачак, яшьлек елларына кайтып килде, беркемне дә битараф калдырмый торган шигырьләрен укыды һәм «Әллүки» берләшмәсенә китапларын бүләк итте. Студентлар исә, форсаттан файдаланып, шигырьнең кайчан күңелгә килүе, ничек язылуы турында кызыксындылар. «Узган тормышыгызда кем булдыгыз икән?» дигән сорауга Эльмира апа «Бәлки, кош булганмындыр...» дип жавап бирде.

Тормыш сынаулары, мәхәббәт турында фикерләре белән уртаклашканда Эльмира апа, мөгаен, һәр студентның күңел кылларына кагылгандыр   – кызлар-егетләр, әңгәмәне дәвам итеп, үзләрен борчыган сорауларны да шагыйрә белән уртага салып сөйләштеләр. Каләм тибрәтүчеләр үзләренең иҗаты белән таныштыргач, Эльмира апа мактау сүзләре белән канатландырды һәм һәрбер студентка уңышлар теләде.

Очрашуда шагыйрәнең оныгы – Төркиядә укып кайткан IT-технологияләр белгече Сәгыйть тә катнашты. Ул үзенең кызыксынулары, шагыйрә оныгы булуының нечкәлекләре турында сөйләде һәм Эльмира апаны студентлар алдында яңа яктан ачты.

Гитарага кушылып җырланган күмәк җырлар, җылы әңгәмәдән аерылмый гына язылган «Сукыр хикәя» (һәр студентның берәр җөмләсеннән җыелып язылган хикәя-уен) очрашуның якты истәлеге булып күңелләрдә әле озак сакланыр. Иҗади чараны оештырган Халисә Хатыйп кызына, очрашуда катнашкан Эльмира апа Шәрифуллинага без – студентлар – зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм күңелләргә илһам нуры салган шундый җылы очрашулар киләчәктә әле бик күп булсын иде дигән теләктә калабыз.

Мәгълүмат чыганагы:

Алинә Хәбибуллина,

«Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе,

10.2-901 төркем студенты