04 апреля 2022
Халык педагогикасында махсус алымнар

Буыннан буынга килгән һәм баетылган тәрбия процессында кулланылган ысуллар, нәтиҗәле алымнар, гомуми кабул ителгән һәм гадәткә кергән таләпләр, гореф-гадәтләр, гыйлем, күнекмәләр, педагогик карашлар һәм бәяләр җыелмасы, тәрбия максаты, идеалы, халыкның авыз иҗаты халык, тәрбия эчтәлеге, йолалары, бәйрәмнәре, дине, менталитеты, һөнәр-кәсепчелеге, тарихы, рухи һәм матди мәдәнияте, холык, холык үзенчәлекләре, кием-салымы, аш-суы, йорт-ихата оештыру тәртибе, теле - болар бар да милли педагогиканы тәшкил итәләр. Аны, кыска гына итеп, этник педагогика дип тә атыйлар. Болай дип атау тагын да төгәлрәк, исем җисемгә туры килә кебек. Этно(з) грек телендә халыкның рухи һәм матди мәдәнияте, тарихи яшәеш шартлары, тормыш күренеше, әхлак, зәвык үзенчәлекләре дигәнне аңлата. Халык педагогикасының нигезендә дә бу халыкның үзенә генә хас булган милли психологик үзенчәлекләре, тәрбия алымнары, гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш көнкүрешне оештыру, үз-үзеңне тотy рәвеше, әхлак нормалары, милли сыйфатлары салынган. Болар бар да буыннан буынга күчеп яшәп килгәнгә, халык педагогикасы этник педагогикага, милли тәрбия җыелмасына буыннар күчеше хас.

Татар милләте (этник) педагогикасы җыелмасы. Милли педагогикага яшь буынны тәрбияләү җыелмасына түбәндәгеләр керә: ана телен, халык авыз иҗаты әсәрләрен, милләтнең тарихын, динен, һөнәр-кәсепчелеген, тәрбия максатын, идеалларын, тәрбия чараларын, ысул-алымнарын, уеннарын, гомумән, халыкның, матди һәм рухи мәдәниятен, милли уеннарын өйрәнү һәм гамәлгә кую.

Тел кешенең нинди милләткә караганын күрсәтә торган төп сыйфат. Гадәттә, кеше бөтен нечкәлекләре белән ана телен генә бик яхшы белә. Чөнки баланың теле ана теле белән ачыла, ул бу телне бик яшьтән үзләштерә һәм бу процесс бик гадәти шартларда уза. Фән нигезләрен туган телдә өйрәнү гадәти хәл итеп кабул ителә һәм яхшы нәтиҗәләргә китерә.

Рәсәй Федерациясендә 193 милләт яши. Дәүләтнең белем бирү җыелмасында 74 милли мәктәп эшли. 1939 еллар уртасыннан алып 2018 еллар уртасына кадәр, ягьни якынча ярты гасыр эчендә милли мәктәпләр саны бик нык азайды.

Бүгенге көндә Рәсәй Федерациясендә белем бирү һәм тәрбия җыелмасы милләтләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән булыр-га тиеш. Чөнки этнопедагогик концепцияне тормышка ашыру – милли-төбәк проблемасы гына түгел, ул бөтендөнья проблемасы. Дөнья халыклары берлегенең нормаль яшәеше һәрбер милләтнең рухи әхлакый, физик сәламәт яшәешенә бәйләнгән.

Белем бирү өлкәсендәге сәясәтне билгеләгәндә игьтибарны милли мәктәпләрне торгызуга юнәлтү зарур. Бу мәктәпләрдә үз милләтенең тарихын, географиясен, икътисади тормышын, милли мәдәниятен, әхлаклылык кыйммәтләрен, рухи һәм мәдәни байлык-ларын саклауга һәм өйрәнүгә аеруча басым ясалырга тиеш.

Милләтебезнең язма теле катлаулы чорлар кичерде. Борынгы бабаларыбыз һуннарның, төркиләрнең язма теле булып рун (чөйле) язуы хезмәт иткән. Идел буе Идел Болгары дәүләте 922 елда ислам динен рәсми рәвештә дәүләт дине буларак кабул иткәч, болгарларга гарәп графикасындагы язу керә, ул күп гасырлар милләтебезгә хезмәт иткәннән сон, 1929 елда латин язуы белән алмаштырыла. Латин язуы дистә ел гына гамәлдә яшәп кала, аннан мәҗбури рәвештә кириллицага күчерелә. Бүгенге көндә тел галимнәре яңадан латин графикасын кулланырга чакырып, чыгышлар ясыйлар.

Һәр милләтнең, шул исәптән татарларның да, иң изге, мәңгелек педагогик хыялы - һәръяктан камил шәхес тәрбияләү. Баланы тәрбия кылу ананың теләкләреннән башлана. Ана сөте белән кергән туган тел аша сабыйда газиз әнкәсенә, әткәсенә, әби-бабасына, туганнарына, туган туфрагына, чишмә-урманнарга, кош-кортларга, гомумән, тереклек дөньясына мәхәббәт, аны белергә, төшенергә омтылу хисләре дә тәрбияләнә.

Фото: evening-kazan.ru

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин