01 апреля 2022
ИПО галимнәре Әхмәт Рәшит исемендәге "Кояшлы ил" фәнни-гамәли конференциясендә

31 март көнне Буа районы Яңа Чәчкап урта госуми белем мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге "Кояшлы ил" VI республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференциядә Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты галимнәре Сәлимҗанова Эльмира Шәүкәтовна, Габдрахманова Рәшидә Габделбакиевна, Минибаев Эмиль Шәрифович конференция секцияләрендә жюри әгъзалары функциясен үтәделәр. Шулай ук бәйрәмдә язучылар һәм шагыйрьләр Галимҗан Гыйльманов, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Ленар Шәех, журналистлар катнаштылар.

Конференция дүрт юнәлештә эшләде: 1) Ә. Рәшит истәлегенә (Әхмәт Рәшит – күпкырлы шәхес); 2) Балалар шагыйрьләре иҗатында балачак хатирәләре; 3) Халык мәдәнияте, фольклористика һәм этнография, Россия авыллары тарихы һәм мәдәнияте, диалектология, топонимика һәм ономастика; 4) ТР һәм РФ халыкларының тарихын, мәдәни мирасын өйрәнүдә музейларның роле.

Буа, Апас, Чүпрәле, Тәтеш, КамаТамагы районнарыннан 115 укучы чыгыш ясады.

Конференциядә катнашучылар, мәртәбәле кунаклар зур канәгатьләнү хисе кичерделәр һәм Яңа Чәчкап мәктәбе коллективына үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Һәр укучы дипломнар белән бүләкләнде.

Источник информации: Эльмира Салимзянова