21 марта 2022
Кайгынамә

Казан федераль университетының  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге, укытучы һәм студентлары әнисе Галиева Вәзирә Нурулла кызының вакытсыз вафат булуы сәбәпле, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Җамалетдинова Гөлнара Фәндәс кызы һәм аның тормыш иптәше Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры профессор Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улының, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.