04 марта 2022
Журналистлар бездә кунакта

2022 нче елның 3 нче мартында КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Гамәли  филология: татар теле, әдәбияты  һәм  журналистика юнәлешендә укучы беренче курс студентлары Россия-1, ГТРК Татарстан телеканалларының алып баручысы  Айзилә Батырханова һәм ТМТV телеканалының музыкаль редакторы  Айгөл Батырханова белән очраштылар. Чараны  гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы оештырды.         

Журналистлар үзләренең һөнәри үсеш баскычлары турында сөйләделәр, чын журналист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга үз фикерләрен җиткерделәр, максатка ирешү юллары, тормыш сынаулары һәм аларны җиңү серләре белән  уртаклаштылар.

Очрашуның ике яклы баруы үзара аралашу, фикер алышу мөмкинлеген киңәйтте: студентлар кунакларга сораулар бирделәр, интервью алдылар, блиц-сораулар үткәрделәр, үзләре әзерләгән видеоязмаларны тәкъдим иттеләр. Россия-1, ГТРК Татарстан телеканалларының алып баручысы  Айзилә Батырханова мастер-класс уздырып, тавышны ача торган күнегүләр күрсәтте. Журналистның һәр көнне иртәнге дүрттә торып, бер сәгать буе ясый торган хәрәкәтләре студентларны таң калдырды.  

Очрашу иҗат юлларын башлап җибәрүче яшь журналистлар өчен файдалы һәм кызыклы булды. Студентлар үзләренә бик күп яңа мәгълүмат алдылар.

 

Чыганак: 10.2-101 группа студенты Сәлахиева Мәдинә, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Г. Ә. Нәбиуллина.