25 февраля 2022
Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары "Ана теле" бәйгесендә икенче урын алды

Башкорт дәүләт педагогика университетының «Ана теле — 2022» XIV Бөтенроссия педагогик осталык бәйгесендә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары – Илзирә Галимбикова (10.2-801 төркем) һәм Айгөл Габделхакова (10.2-702 төркем) икенче урын алды.

– Филология юнәлешендә укысам да, укытучылык һөнәренә кечкенәдән үк мәхәббәтем бар. Әлеге бәйгедә көчемне сынап карарга менә дигән мөмкинлек туды. Чара өч этаптан торды. Баштан презентация ярдәмендә үзебез белән таныштырып, видео төшердек. Алга таба сәләтеңне күрсәтү таләп ителде, мин шигырь укыдым.

Төп этапта укытучылык һөнәреңне күрсәтү – дәрес үткәрү. Мин дәресне Казанның 171нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары белән уздырдым. “Исемнәрнең килеш белән төрләнүе” дигән теманы үттек. Дәрестә яңа технологияләрне куллануга басым ясадым. Ярты сәгать эчендә берничә төр уку-укыту технологиясен кулланырга тырыштым.

Дәрес миңа да, укучыларга да ошады, без канәгать калдык. Кыска вакыт эчендә балалар белән элемтәгә кереп, чыгышыбызны югары дәрәҗәдә күрсәтү безне бик сөендерде. Нәтиҗәләргә килгәндә, беренче тапкыр гына катнашуга карамастан, икенче урынга лаек булдым”, - дип уртаклашты Илзирә Галимбикова.

Югары мәктәптән Айгөл Габделхакова да катнашкан. Ул да уңышлы чыгыш ясап, икенче урынга лаек булган.

Айгөл Яңа Савин районының 146нчы "Ресурс" лицеенда 5нче сыйныфта рус телле балаларга “Татарстан шәһәрләре” дигән татар теле дәресен үткәргән теманы сайлаган.

“Дәресемнең максаты - Татарстан шәһәрләренең исемнәрен дөрес әйтергә һәм сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

Дәрес тулысынча дистанцион форматта, zoom платформасында узды. Укучылар теплоходка утырып Чулман елгасы буйлап Татарстанның Чистай, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре белән танышты. Экскурсовод әлеге шәһәрләрдәге төп завод, бина, парклар һәм танылган шәхесләр турында мәгълүмат җиткерде. Укучылар һәр тукталышта биремнәр үтәде. Дәрескә куелган максат тулысынча үтәлде”, - дип сөйләде ул.

Бәйге Россия күләмендә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт университеты тарафыннан үткәрелә. Бәйге татар теле һәм әдәбияты укытучылары булачак студентларны барлау, аларга ярдәм итү, татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәренең абруен күтәрү, студентлар арасында укытучының уңай образын формалаштыру максаты белән үткәрелә.

Кызлар бәйгегә әзерләнергә булышканы һәм киңәшләрен биргәне өчен татар теле белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдиновка рәхмәтен белдерде.

Источник информации: 2 курс магистры Зилә Мөбәрәкшина