24 февраля 2022
Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Һади Такташның мирасын өйрәнүгә багышланган семинар узды

21 февраль көнне Халыкара туган тел көне уңаеннан Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында урта мәктәп укытучылары катнашында Һ.Такташның мирасын өйрәнүгә багышланган семинар узды. Чараны оештыручы татар әдәбияты кафедрасы доценты КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова – татар әдәбияты тарихы өчен тиңе булмаган гаҗәеп саллы хезмәтләр башкара килүче галимә, Аяз Гыйләҗев, Нәкый Исәнбәт, Һ.Такташ архивларында эшләп, милләт хадимнәренең исемнәрен дөньяга таныта килүче шәхес. Әйтергә кирәк, бу чара – галимәнең Халыкара туган тел көне уңаеннан укытучылар белән үткәрелгән чираттагы очрашуы булды. 19 февраль көнне мөгаллимә урта мәктәп укытучылары өчен Казан шәһәренең 14 гимназиясендә оештырылган И.Хәлфин исемендәге конференция кысаларында Н.Исәнбәт иҗатына, аны урта мәктәптә өйрәтүгә бәйле сөйләшү үткәрде. Галимә киләсе елда шул ук конференциядә балалар әдәбиятының бүгенге офыклары хакында сөйләшү булачагын белдерде.

21 февраль көнне институтка килгән кырыклап мөгаллим М.Хәбетдинованың татар әдәбияты тарихына мөнәсәбәтле ачышлары турында хәбәр алды. Татар әдәбияты кафедрасы тарихына мөнәсәбәтле Һ.Такташ биографиясенең яңа яклары турында галимә тарихи документларга таянып сөйләде. Бу хакта чарада катнашучы профессорлар Ф.С.Сәйфулина, Н.М.Юсупова, доцент Г.Г.Гайнуллина аерып билгеләп үтте.

Семинарда катнашучыларны Төркиянең Бартын университеты галиме Алп Әрән Демиркая сәламләде һәм татар әдәбиятына мөнәсәбәтле хезмәтләрен тәкъдир итте.

Чараның мөхтәрәм кунагы  Мәсхүдә Шәмсетдинова Һ.Такташка багышланган “Җир уллары трагедиясе” ораториясе хакында сүз алып барды.

Укытучылар белән әдипнең “Урман кызы” шигыренә язылган җырны башкарды. Мөхтәрәм кунакка М.Хәбетдинова яңа гына табадан төшкән Н.Исәнбәтнең  гыйльми җыентыгын бүләк итте.

Институтыбызда 18 февраль көнне профессор Н.М. Юсупова оештырган Чулпан Җәлилова белән очрашуның да мөхтәрәм кунагы булган Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина бу чарада укытучыларны М.Җәлил атналыгы белән таныштырды.

Семинар кысаларында кафедра доценты Г.Р.Гайнуллина төзегән Ә.Еникинең фотоальбомы да тәкъдир ителде.

Урта мәктәп укытучылары белән Һ.Такташның тормыш һәм иҗат юлы турындагы сораулар буенча олимпиада үткәрелде. Укытучылар белән җанлы сөйләшү, югары һәм урта мәктәпне борчыган проблемаларны уртага салып гәп кору һәр мөгаллим өчен кирәк һәм урынлы булды. Мөгаллимнәр чара ахырында “Туган тел”не җырлап,  институтка, Югары мәктәбебезгә олы рәхмәт хисләре һәм конференцияләрдә катнашу омтылышы белән кайтып китте.

 

Чыганак: Татар әдәбияты кафедрасы