Агымдагы 28-29 гыйнвар көннәрендә КФУның база белем бирү оешмасы - Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясе базасында “Үз халкын таныткан татарлар” исемендәге VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Ул һәрдаим ел саен үткәрелә. Конференция эшендә катнашучылар арасында педагоглар, фән, мәдәният, сәнгать әһелләре, студентлар, мәктәп укучылары катнашты. Шулай ук чакырылган кунаклар арасында Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы педагог-галимнәре һәм магистрантлары да булды: алар конференциянен секция эшләрендә жюри әгъзалары функциясен үтәделәр, зур эш башкарып чыктылар.
Төрле төбәкләргә сибелеп яшәүче татарларны берләштерүче фәнни-эзләнү конференциясе гимназия укучыларының профессиональ куелган концерты белән дәвам итте. Аннан катнашучылар 9 секциягә бүленеп эшләде. Конференциядә катнашучыларның чыгышлары көчле булды, аларның үз халык вәкилләрен танытырга, данландырырга, омтылуы бик көчле сизелде. Хәзерге мәктәп укучылары үткәннәрне генә түгел, хәзерге Россиянең танылган татарларын да яхшы белүләрен күрсәттеләр. Җиңүчеләргә дипломнар, катнашучыларга сертификатлар бирелде.
Әлеге рухтагы конференцияларны уздыру бик мөһим: алар үсеп килүче яшьләргә бик уңайлы рәвештә тәэсир итәләр: без укучыларда дөньяда һәм Россиядә мәдәниятләрнең күптөрлелеге турында күзаллаулар формалаштырабыз, укучыларны тынычлык, түземлелек, гуманлы милләтара рухта тәрбиялибез, тәнкыйди фикерләү сәләтен формалаштырабыз һәм үстерәбез, этнотерантлыкны үстерәбез, укучыларда «тарихи хәтер» үсеше аша милли үзаң, абруй, намус хисен формалаштырабыз, балада уз Ватанына, үз халкының тарихына кызыксыну уятабыз, үз халкының тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбиялибез, һәм, әлбәттә, укучының шәхси, мәдәни үзбилгеләнү сәләтен формалаштырабыз.