21 января 2022
Осиново гимназиясендә очрашу

21 гыйнвар көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының профориентация юнәлешендә эшләүче хезмәткәрләр – Раилә Хәялиева һәм Улугбек Саъдиев Яшел Үзән муниципаль районы С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе укучылары белән очрашып кайттылар. Очрашуда Югары мәктәпләрдәге белем бирү юнәлешләре, кабул итү имтиханнары һәм аларны бирү тәртипләре буенча чыгышлар ясалды. Гимназия укучыларын бигрәк тә “Абитуриент мәктәбе”ндә уза торган чаралар, түләүсез курслар кызыксындырды. Алар үзләренең сорауларын бирде, җанлы аралашу булды.

Мәктәп директоры Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы гимназиядә тугызынчы класска кадәр дәресләрнең татар телендә алып барылуы хакында горурланып сөйләде. Чыннан да гимназиядәге милли рух, укучыларның татарча исәнләшеп узуы күңелдә якты, матур хисләр калдырды. Киләчәктә әлеге гимназия укучыларын үзебезнең студентлар арасында күрүебезгә бик шат булырбыз!

Источник информации: Раиля Хаялиева