22 декабря 2021
"ИФМКны кунакка чакыр" проекты

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларны үзләре укыган мәктәпләрдә институт хакында сөйләр өчен  “ИФМКны кунакка чакыр” проектында катнашырга чакыра!

Бу проектта катнашучы студентлар үзләре укыган мәктәпләрдәге чыгарылыш класс укучыларын институтка укырга керү тәртипләре, уку программалары, институтта уку процессы, студентлар тормышы белән таныштырачак, институт белән мәктәп арасында дуслык күпере төзиячәк дип көтелә.

Очрашулар кышкы каникулларда гыйнвар-февраль айларында уза. Укучылар белән очрашу вакыты мәктәп администрациясе белән килештереп эшләнәчәк.

“ИФМКны кунакка чакыр” проектында катнашырга теләүче студентлар буклетлар, институт турында презентация, анкета формаларын, югары класс укучылары каршында чыгыш ясарга ярдәм итүче материаллар алу өчен 229 нчы бүлмәгә мөрәҗәгать итә ала.

Мәктәп укучылары белән очрашу оештырганнан соң студентлардан фотолар һәм бәяләмәләр калдыру соралачак.

Источник информации: Раиля Хаялиева