20 декабря 2021
Рәссам Фәрит Вәлиуллинның шәхси күргәзмәсе ачылды

POZIS картиналар галлериясендә 16 декабрь көнне ТРның атказангат мәдәният хезмәткәре, халык рәссамы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татаристика и сәнгать белеме кафедрасы доценты Вәлиуллин Фәрит Рәшит улының шәхси күргәзмәсе ачылды.   

Күргәзмә ачылышына АО «ПОЗиС»ның генераль директоры Радик Хасанов, Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков, АНО «Талантлар университеты» җитәкчесе Айдар Акмалов, сәнгать эшлеклеләре һәм рәссамның хезмәттәшләре, укучылары килгән иде.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты исеменнән котлау сүзләрен Татаристика һәм сәнгать белеме кафедрасы мөдире Лилия Мөхәммәтҗанова җиткерде. Фәрит Вәлиуллинның 2006 елдан ук студентларга белем бирүен, укучыларының дәрәҗәле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулавы турында сөйләде ул.

«Дөнья белән гармониядә» («В гармонии с миром») дип аталган бу күргәзмәдә рәссамның Татарстан, Казан, Болгар тарихына һәм туган ягының табигатенә багышлап ясалган эшләре урын алган иде.

Күргәзмә ачылышы вакытында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан килгән вәкилләр һәм АО «ПОЗиС», «Талантлар университеты» җитәкчеләре арасында үзара эшчәнлек буенча килешү төзелде.

Источник информации: Раиля Хаялиева