20 декабря 2021
Булачак студентлар белән очрашулар

Киләчәк тормышның маякларын билгеләү, күңелгә ятышлы һөнәр сайлау җиңел эш түгел. Еш кына чыгарылыш класс укучылары киләчәктә кем булырга дигән сорауга җавап таба алмыйлар. Уку йортын әти-әни киңәше яки кайда алалар – шунда барам, дигән принцип белән сайлыйлар.

Шуңа күрә ВУЗларның һәрчак булачак студентлар белән элемтәдә торуы, аларга киләчәкләрен билгеләргә ярдәм итүе бик мөһим.

Узган атнада Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында профориентация юнәлешендә күп эшләр башкарылды.

16 декабрьдә республика районнарында белем алучы унберенче класс укучылары өчен институтның онлайн презентациясе уздырылды. Анда Кама Тамагы, Әлмәт, Яшел Үзән, Азнакай, Питрәч районнарыннан укучылар катнашты. Профориентация үзәге хезмәткәрләре, югары мәктәп деканнары институтның уку  программалары, 2022 елда укырга керү тәртипләре, абитуриентлар өчен уздырыла торган чаралар турында сөйләделәр. Киләсе онлайн презентация 2022 елның гыйнварына планлаштырыла.

17 декабрь көнне «ИФМКны кунакка чакыр»  проекты кысаларында Профориентация үзәге хезмәткәрләре «Адымнар» полилингваль комплексына һәм 4 нче гимназия-интернатка барып, унберенче класс укучылары белән очрашып кайтты. Укучылар институтка кагылышлы төрле сораулар бирделәр, институт тормышы белән кызыксындылар. Бу проект Казанның башка мәктәпләре белән дә дәвам итәчәк.

Шулай ук 17 декабрь көнне көллият һәм техникум тәмамлаучылар өчен гибрид формада Ачык ишекләр көне узды. Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятеннән, И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыкаль көллиятеннән, Казан педагогика көллиятеннән һәм Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятеннан йөздән артык кеше катнашты. Алар 2022 елда институтка укырга керү тәртипләре, кабул итү имтиханнары белән кызыксынды. Мондыйм чаралар киләчәктә даими уздырылыр дип планлаштырыла.  

Источник информации: Раиля Хаялиева