17 декабря 2021
ИЛСӨЯР ИКСАНОВА: "ЯЗМЫШЫМ – АК КӘГАЗЬДЕР…"

14 декабрь көнне Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы каршында эшләп килгән «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм полилингваль төркем студентлары Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә һәм журналист  Илсөяр Иксанова белән очраштылар.

Илсөяр Иксанованың Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына беренче килүе генә түгел. Танылган шагыйрәне студентлар да үз итә, укытучылар да бик теләп каршы ала. Шулай да бу юлы аерым үзенчәлек бар: ул яшьлегендә үзе йөргән «Әллүки»дә кунакта! Аудиториягә килеп керү белән үк бүлмәне тутырып утырган студентларны күреп, «Әллә барыгыз да “Әллүки”гә йөрисезме?» дип гаҗәпләнде. Кичәне алып баручы Халисә Ширмән әллүкиче студентларга басып калырга, ә башкаларга утырырга тәкъдим иткәч, шагыйрә елмаеп куйды: «Әллүки» бар, «Әллүки» үз урынында...

Әйе, шагыйрәнең үз иҗат юлы да шушы әдәби түгәрәктән башланган. Ул вакытта Мөхәммәт Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» аны да үз учагы җылысына тарткан. Бу еллар турында сөйләгәндә Илсөяр Иксанованың күзләрендә чиксез горурлык, ярату һәм беркадәр сагыш иде. «Студент еллары – иң бәхетле еллар, – диде ул. – Сезнең алда никадәр мөмкинлек ачыла! Чын шагыйрьләр, язучылар белән очрашып, алардан тәҗрибә тупларга, алар белән аралашырга мөмкинлегегез бар. Шул бәхетне кулдан ычкындырмагыз!»

Шагыйрәгә сораулар күп иде. «Гомер төргәгендәге кайсы елларны, кайсы чорны иң бәхетле чор дип саныйсыз?” дигән сорау аны яңадан студент елларына алып кайтты. Ә китап турында сүз чыккач, шагыйрә кәгазь китапка өстенлек бирүе турында әйтте. «Әйе, электрон китаплар җайлы, күп урын алмый, әмма аларда җан юк, безгә исә китапны тотып карарга, аның җылысын тоярга кирәк», – диде ул. Мәхәббәт темасы да читтә калмады. Яшьләр җыелган җирдә мәхәббәт турында сөйләшмичә мөмкинме соң?! «Әгәр мәхәббәтнең нәрсә икәнен төгәл һәм дөрес итеп әйтеп бирсәм, миңа бүген үк Нобель премиясе бирерләр иде, – диде шагыйрә шаяртып. – Мәхәббәтне дә, бәхетне дә һәркем үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Үзеңә тиң кешене табарга кирәк».

Илсөяр Иксанова язган сценарий буенча төшерелгән «Сөюләрем сине хак минем» телефильмыннан җыр тыңлаганнан соң, шагыйрә аның тарихы турында сөйләде. Иң элек хикәя буларак туган сюжет тормыштан алынган, шигыре дә, көе дә күптәннән язылган, әмма нәкъ шушы телефильмда үзенчәлекле яңгыраш алган. Студентлар бу телефильмны белүләрен, аны карауларын әйтеп, шагыйрәне сөендерделәр.

Кичәдә студентлар Илсөяр Иксанованың шигырьләрен укыдылар, үзләре дә шагыйрәгә сораулар бирделәр. Иң кызыклы сорау өчен «Әллүки»дән бүләк буларак студентларга иң кирәкле әйберләрнең берсе – мәгълүмат йөртүче компактлы җайланма – USB Flash Drive (флешка) каралган иде. Җиде сорау арасыннан шагыйрә берсенә – «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, «Иделем акчарлагы» конкурсының Гран-При иясе Алинә Хәбибуллина соравына өстенлек бирде. «Шигырь язган кешегә үзенең күңелен башкалар алдында ничек ачып салырга?» дигән сорауны ул «Бик авыр сорау бу» дип бәяләде, «Ихлас булырга кирәк, ихласлылык югалса, шигырьнең яңгырашы да югала» дип, киңәшләрен бирде.

Кичәнең соңында әллүкичеләр Илсөяр Иксанова алдында үз шигырьләрен яңгыраттылар һәм шагыйрәдән дә үз әсәрләрен укуны үтенделәр.

Гади иде.

Аң җитмәслек иде.

Һәм беркатлы иде сурәте.

Шагыйрьләрне чын фәрештә итеп

Дәреслекләр безгә өйрәтте...

Илсөяр Иксанованың әлеге юллары шагыйрь һәм аның җәмгыятьтәге ролен күрсәтә. Әйе, элек язучылар һәм шагыйрьләр халык арасында аерым урын тота, аларның дәрәҗәсе югары иде. Бүгенге җәмгыятьтә кыйммәтләргә мөнәсәбәт үзгәрде. Мондый кичәләр исә шагыйрь һәм укучы күңеле арасында күпер сала торган чара буларак, бүгенге көндә бик кирәк.

Мәгълүмат чыганагы:

Татар теле белеме кафедрасы доценты

Кузьмина Халисә Хатыйп кызы