14 декабря 2021
В.И. Толстой һәм Е.А. Толстая белән истәлекле очрашу

2021 елның 11 декабрендә Казан федераль университетында Лев Толстой исемендәге V Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсында җиңү яулаган мәктәп укучылары В.И. Толстой һәм Е.А. Толстая белән очрашты.

Истәлекле очрашу университет тарихына багышланган музей залында узды. Укучылар каршында Лев Толстой оныгының оныгы, РФ Президентының мәдәният буенча киңәшчесе Владимир Толстой чыгыш ясады. Ул укучыларга уңышлар һәм фәнни эшчәнлекләрен дәвам итүләрен теләде. Музей җитәкчесе Екатерина Толстая укучыларга бөек язучының “Ясная Поляна” музей-утары хакында сөйләде.

Очрашуга килгән һәр укучыга хөрмәтле кунаклар белән бергәләп төшкән фотосүрәт һәм В.И. Толстой имзалаган Лев Толстой китабы бүләк ителде.