16 декабря 2021
Кави Нәҗми һәм аның музасы

Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмовага 120 яшь

15 нче декабрь көнне «Татар китабы йорты»нда 10.2-901 нче төркем студентлары укытучыбыз Гөлфия Расилевна Гайнуллина җитәкчелегендә «Сүнмәс яктылык» күргәзмәсеннән күңелләребезне мәхәббәт нурлары белән җылытып кайттык. Оештырылган чарада безгә Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова тарафыннан язылган хатларны укып чыгу насыйп булды.. Һәрбер кеше «хатлар» буклетын кулына тотып, кызыксыну белән укып, истәлеккә үзендә калдырды.

Күргәзмә  перформанс, ягъни театр сәнгате форматында оештырылган иде.

Кариев театры актерлары тарафыннан сәхнәләштерелгән күренеш, музыка безнең рухи көчебезне ныгытып, күңелләргә уела. «Бу илһам чыганагын без мәңгелек тыңларга һәм тоярга әзер», – дигән сүзләрне «Татар китабы йорты»на килүчеләрдән ишетү гаҗәп түгел.

Биниһая күп авырлыкларны җиңеп, ике шәхес – Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әһдәмова уртак мәхәббәтләрен саклап калганнар. Аларның ярату көче –  дөньядагы иң кыйммәтле асылташ, ә күңелләренең нечкәлеге –  бәллүр савыт сыман.  Йөрәгеңне «сугыш», төрмә, кайчак кешеләрнең мәгънәсез рәнҗү сүзләреннән җылы кулларың белән саклап калу! Сәрвәр ханым әйткәнчә, дөреслек җиңәчәгенә ышану. Бу – чын сөю үрнәге. Күргәзменең кульминацион ноктасында сүз кунакларга – Милли музей генераль директоры Алисә Вяткинага, Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмованың оныклары Фәридә һәм Гүзәл Нәҗметдиноваларга бирелде.

Күргәзмәнең ачык программасы кысаларында «Совет дәүләтеннән соңгы киңлектә мемориаль мәдәният «Кави-Сәрвәр яки шәхесләрдә сакланып калган тарих» дип исемләнгән панель дискуссиясе узды. Дискуссия барышында Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмовның иҗатының актуальлеге һәм шәхесләрнең әдәби процесска ясаган социаль-мәдәни йогынтысы турында фикер алышу булды. 

Күргәзмә дәвамында «Мәңгелек хатлар: Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова хатлары нигезендә чорның мәдәни йөзен һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен торгызу» дигән лекторий булды.

...Китап сәхифәләрендә Кави-Сәрвәр сөюе җылысы сиземләнә...

 

Алсу Зәйдуллина, 10.2.901 төркем студенты