13 декабря 2021
"PR старт" абитуриентлар көне

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 11 декабрь көнне үзенчәлекле Ачык ишекләр көне узды. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә ачылачак яңа юнәлеш – «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» программасына багышланган чара иде ул.

Ачык ишекләр көнен КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов ачып җибәрде. Шулай ук абитуриентлар каршында Татаристика һәм сәнгать белеме кафедрасы мөдире Лилия Мөхәммәтҗанова, блогер, экскурсовод Лилия Кәлимуллина, маркетолог Рамиль Сафиуллин, блогер, SMM-белгеч Ләйла Лерон-Бахмутова, копирайтер Юлия Косолапкина, институтның 2 курс студенты, “Твой ход” конкурсы җиңүчесе Инзилә Шакирова чыгыш ясады.

Шул ук вакытта абитуриентлар җыелган залда рәссам Фәрит Вәлиуллин майлы буяу белән пейзаж ясау буенча мастер-класс күрсәтте.

Ачык ишекләр көне гибрид формада узды. Анда Казан, Татарстан районнарыннан һәм Чувашия, Марий Эл, Свердлов өлкәсе, Пенза өлкәсе, Ярославль өлкәсеннән дә мәктәп укучылары, әти-әниләр катнашты.

Ахырдан укучыларга институт буенча селфи-экскурсия уздырылды.

 

Әлеге чара хакында “Татар информ” сайтында тулырак таныша аласыз:

https://tatar-inform.tatar/news/science/11-12-2021/ramil-mirza-itov-reklama-lk-send-tatar-telle-belgechl-rg-ihtyya-zur-5844955