28 ноября 2021
Институтта Ачык ишекләр көне узды

27 ноябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты 2022 елга кабул итү кампаниясе башлану уңаеннан Ачык ишекләр көнен уздырды. Алдан хәбәр ителгәнчә, әлеге чара гибрид формада узды. Институт, укытучылар белән якыннан танышырга теләүчеләр заманча җиһазландырылган лекция залына җыелса, күпләр очрашуны онлайн карады.

Булачак студентлар белән очрашуны филология фәннәре докторы, профессор, институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде. Ул укыту процессы, институтта укучы студентларның югары мөмкинлекләре һәм яңа уку елыннан ачылачак яңа программалар хакында сөйләде.

«Лингвистика юнәлешендә «Русский жестовый язык: теория и практика перевода» дип аталган программа ачыла. Икенче яңа программа – «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Копирайтинг һәм бренд-коммуникацияләр». Бүгенге көндә ул белгечләргә ихтыяҗ зур», – диде ул.

Соңгы вакытта яңа күренеш: республикабызда бер-бер артлы билингваль һәм полилингваль мәктәпләр ачыла. Институтта бу юнәлешләр буенча да белгечләр әзерләнүе, әлеге программалар буенча укыган студентлар дәүләт хисабына белем алуы хакында да мәгълүмат бирелде.

Институтның Югары мәктәпләре үзләренең укыту юнәлешләре буенча презентацияләр уздырды.

Ачык ишекләр көнендә катнашучылар мөмкин кадәр файдалы мәгълүмат алып китсен өчен, кызыклы чаралар да оештырылган иде. Укучы балалар БДИ эксперты уздырган «2022 елгы йомгаклау иншасын (итоговое сочинение) язу алгоритмы: практик киңәшләр» мастер-классында булса, Кабул итү комиссиясе экспертлары әти-әниләр өчен махсус «Югары уку йортына ничек укырга керергә? Әти-әниләр өчен инструкция» дигән мастер-класс оештырды.

Соңыннан, әти-әниләр һәм укучылар институтыбызның якты һәм матур коридорлары буйлап экскурсиягә китте. Теләүчеләр Югары мәктәпләрнең эшчәнлеге белән якыннан танышты, уку йортының хөрмәтле укытучылары белән аралашты, кызыксындырган сорауларын бирде.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мәктәп укучыларын, укытучыларны, әти-әниләрне янәдән үзендә көтеп кала. Безнең ишекләр һәрвакыт ачык. Безгә рәхим итегез!

Источник информации: Раиля Хаялиева