08 ноября 2021
Татар балаларының "Асыл" лидерлар мәктәбе белән очрашу

Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәп, иҗтимагый, мәдәни тормышта кайнап, Татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив катнашкан татар балаларын – мәктәп укучыларын үзенә җыйган “Асыл” татар балаларының лидерлар мәктәбендә ИФМК белән онлайн очрашу оештырылды. Очрашуда сиксәннән артык бала катнашты.

“Асыл” татар балаларының лидерлар мәктәбе Татарстаннан читтә яшәгән татарлар белән эшләүче “Идел” яшьләр үзәге ярдәме белән чынга ашырыла. Онлайн очрашу вакытында институтның эшчәнлеге, укырга керү имтиханнары, уку йортының абитуриентлар өчен кызыклы проектлары  хакында сөйләшү булды.

Очрашуның икенче өлешендә креатив фикерләүне үстерү буенча татар телендә мастер-класс узды.

Источник информации: Раиля Хаялиева