25 октября 2021
Яшь иҗатчыларыбыз – Саҗидә Сөләйманова премиясе стипендиатлары!

20 октябрьдә татар әдәбиятында якты эз калдырган күренекле татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләймановага багышланган XVI әдәби премия тантанасы булып узды. Стипендиатлар арасында КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбе студентлары да бар иде.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияне гамәлгә куйган “Татнефть” компаниясе өч лауреатны һәм өч кызыксындыру премиясе иясен билгеләнде. Югары мәктәп студентларыннан Ләйлә Алембикова (10.2-902 төркем), Ильяс Хаҗиев (10.2-001 төркем), Алинә Хәбибуллина (10.2-901 төркем), Фирүзә Шәрифуллина (10.2-020 төркем), Гөлинә Фәрхуллина (10.2-020 төркем) стипендиат дәрәҗәсенә лаек булды. Премияләр тантаналы бәйрәмдә Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән тапшырылды.

Гөлинә Фәрхуллина фикеренчә, тормыш-көнкүреш вакыйгаларын иҗатта чагылдыру өчен белем кирәк.

– Яшьләр яңалыкларга үзенчә карый, үзләренең фикере бар. Мәсәлән, кайберләр тәэсирләрен мемнар белән күрсәтә. Иҗатыбызда күрсәтәсебез килсә дә, бу тема бик җитди, безнең белемебез җитеп бетми. Аңлап бетермибез. Баштан белем туплыйсыбыз килә, соңрак иҗатыбызда чагылдырасыбыз килә

Хикәяләремдә таныш-белешләрем белән булган вакыйгаларны арттырып язарга яратам. Илһам килгәндә язгалыйм. Уйланучан кеше мин. Дәрес вакытында да укытучыны тыңламыйча утыра алам.

Сәяхәтне дә ошаттым. Сәяхәттә барганда музыка тыңларга, китап укырга яратам. Шул ук вакытта язылачак хикәямә дә сюжет туды. Бу премия ялкауланмаска, үзеңне иҗади яктан үстерергә, язарга мәҗбүр итәргә, татар тарихын өйрәнергә этәрә, — диде Мамадыш районы Кече Кирмән авылы кызы.

Яшь шагыйрә Фирүзә Шәрифуллина «билге» өчен генә шигырь язуның мәгънәсен күрмәвен әйтте:

– Яшь яки өлкән буын иҗатчы тормыштагы вакыйгалардан илһам алмый икән, ул турыда аңа нәрсәгә язарга?

Мин мәхәббәт, дуслык темаларына иҗат итәм. Барысы да кәефтән тора: шигырьләремнең сюжетын үзем уйлап чыгарам.

Хәзерге вакытта язудан туктап торам әле, уку белән вакыт калмый. Күбесенчә мәктәптә укыганда имтиханнарга әзерләнгәндә иҗат иттем. Шигырь язарга мине татар теле һәм әдәбият укытучы этәрде. Ул мине әдәбият белән кызыксындырды. Укучының яхшы нәтиҗәләргә ирешүен телисең икән, укытучы үз фәненә кызыксындырырга, канатландырырга тиеш икәнлеген аңлап калдым, - диде Балтач районы Норма авылы кызы.

Шагыйрә Алинә Хәбибуллина киләчәктә язудан туктаса, стипендия тапшырган язучылар алдында кыен, оят булыр иде дигән фикердә.

– Стипендиатларның исемнәрен киләчәктә дә ишетәчәксез, диделәр. Өметләрне аклыйсы килә. Безгә зур җаваплылык йөкләнде. Нинди генә бәйге булмасын, ул барыбер иңнәргә канат куя. Танылган язучылар белән күрешү, әдәбият дөньясында кайнау үзенә күрә күңелгә рәхәтлек бирә. Киләчәктә әдәбият дөньясына тирәнрәк керү өчен бу бик зур этәргеч.

Стипендиат булу – зур горурлык, дәрәҗә. Бу безнең өчен көтелмәгән яңалык булды. Бик теләп килдек. Дәрәҗәле узды. Курс эшемне КФУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллинадан язам, ә ул диссертациясен нәкъ менә Саҗидә Сөләйманов иҗаты буенча яклаган булган. Нәкъ менә шуңа күрә Саҗидә Сөләйманова шигърияте миңа аеруча якын. Аның шигырьләр җыентыгы һәрчак үзем белән сумкамда йөри», — диде Актаныш районы Әтәс авылы кызы.

Кызларга Саҗидә Сөләйманова премиясендә катнашырга КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Ширмән тәкъдим иткән. «Стипендиат дәрәҗәсенә ирешкәч, иҗатыбызга караш үзгәрде. Бу исемне ала алгач, димәк, әсәрләребезнең бәясе бар дигән нәтиҗәгә килдек. Бу алга таба шигырьләр язарга үзенә күрә бер этәргеч бирә», — ди алар.

Источник информации: II курс магистры Зилә Мөбәрәкшина

 

Фото авторы: Салават Камалетдинов («Татар-информ»)