13 октября 2021
Милләт җыенында безнекеләр

23-24 нче сентябрь көннәрендә башкалабыз Казанда Россиянең 64 төбәгеннән, 12 чит илдән 500дән артык татар халкының киләчеге өчен битараф булмаган милләтәшләребезне җыйган зур вакыйга – Милләт җыены булып узды. Җыенның төп утырышы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды.

Без, Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-002 төркем студентлары (кураторыбыз Гайнуллина Гөлфия Рәсил кызы), Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова җитәкчелегендә “Милләт җыены”н оештыруда үзебезнең өлешебезне керттек. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган татарча КВН, “Татар кызы”, “Җәлил укулары”, “Татарча диктант” чараларына багышланган төрле танылган шәхесләр катнашындагы кызыклы интерактив тамашаның шаһитләре булырга да насыйп булды. Икенче көнне исә әлеге чараның төп өлеше – “Милләт җыены”ның утырышы булды.

Мондый чараларда катнашу тәҗрибәсе бездә бар иде инде: июнь аенда булып узган “Унберенче Бөтендөнья дин әһелләре форумы”нда да өч көн дәвамында волонтерлар булып эшләдек. Булачак татар теле һәм әдәбияты укытучылары буларак мондый төр чараларда катнашу безнең өчен бик мөһим. Зур тәҗрибә белән беррәттән, алар безгә татар мохитен чын-чынлап тоярга, милләт һәм аның тарихы белән тагын да кызыксынырга һәм, гомумән, тирә-юньдәгеләр белән аралаша белү осталыгын үстерергә ярдәм итә.    

11 нче октябрь көнне яраткан университетыбыз бинасында башкарылган эшләребезгә нәтиҗәләр ясалды. Төркемебез студентлары татар телен, мәдәниятен үстерүдә куйган тырышлыклары өчен Бөтендөнья татар яшьләре форумы исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән тәбрикләнде. Шулай ук алда үткәреләчәк форумнар, аларның максатлары турында сүз алып барылды. Димәк, алда безне яңа чаралар, яңа танышулар, яңа биеклекләр көтә.

 

10.2-002 төркем студенты Зилә Мөхәммәтова