07 октября 2021
Укучы - бөек исем

Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Шулар арасында укытучы үтә  җаваплы,  авыр, әмма иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе булып тора. Тормыш юлында кем генә булып өлгермәсен, һәр кешенең язмышы укытучы, мөгаллим белән тыгыз бәйләнгән.

Ел саен 5 нче  октябрьдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбендә күркәм чара оештырылды. Күп еллар буе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә  директор булып эшләгән, бик күпләргә олы тормыш юлына фатиха биргән Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина белән очрашу үткәрелде.

Милли җанлы Камәрия Зиннур кызы  бәйнә-бәйнә укытучы хезмәтенең никадәр авыр һәм мөһим булуы турында сөйләде, студентларны үзенең күп еллык эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Мөгаллимлек хезмәтенең катлаулы да, әмма шул ук вакытта мавыктыргыч та, үтә җаваплы да булуын төшендерде. Күпсанлы мисаллар белән яшьләрнең  үзаңын тәрбияләүдә мәдәни байлыкларның әһәмиятен, мөһимлеген ассызыклады. Аның фикеренчә, укучы булып кала алган укытучы гына үзен, чын мәгънәсендә, укытучы дип саный ала. Укучы – ул бөек исем, дип кабатлады ул үзенең чыгышында.

Студентлар Камәрия Зиннуровнаны тын да алмый тыңладылар, очрашу ахырында үзләрен кызыксындырган сорауларын  бирделәр. Шәһәр җирлегендә татар гимназиясен торгызып, саклап кала алган Камәрия апабызның чыгышы һәрберебезне уйланырга мәҗбүр итте. Бу очрашудан без киләчәктә үзебезнең Камәрия Зиннуровналар салган юлны дәвам итәргә, үстерергә, аның кебек ана телен саклаучы, дәвам итүчеләрнең берсе булырга тиешлегебезгә тагын бер кат инанып чыктык. Кешелекнең, татар теленең киләчәге безнең кулда булуын онытма, Укучым.

10.2 – 901 төркем студенты

Вагизова Алинә Вәзир кызы