03 октября 2021
"Татар әреме"

30 нчы сентябрьдә Институтыбызның Актлар залында Тәлгат Нәби улы Галиуллинның  «Татар әреме» китабын тәкъдим итү кичәсе булып үтте. Әлеге чара Институтта үткәрелгән татар әдәбияты атналыгы кысаларында оештырылды. Республикакүләм Туган телләр һәм Халыклар дуслыгы елы кысаларында оештырылган бу атналык Г.Нигъмәтинең фәнни мәктәбенә багышланган чара белән ачылып китте. Атна дәвамында әдипләр, татар дөньясында билгеле шәхесләр  белән очрашулар үткәрелде. Китап тәкъдим итү бәйрәме бу атналыкның иң күркәм чарасы, таҗы булды.

Тәлгат Нәби улы Галиуллин – тәнкыйтьче, әдәбият галиме, язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты дигән шәрәфле бүләккә лаек булган мөхтәрәм шәхес, татар әдәбияты кафедрасының фәнни консультанты.

Кичәне Казан федераль университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры Тимирхан Булат улы Алишев ачып җибәреп, бу кичәнең университет күләмендә, яшь буынны тәрбияләү юлында, әһәмиятенә тукталды, Тәлгат Галиуллинның күпьяклы шәхес, талантлы җитәкче, оештыручы булуын билгеләп үтте. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис та үзләренең чыгышларында Тәлгат Галиуллинны шәхес, галим, язучы буларак ачтылар, аның бүгенге әдәби барышны үстерүгә керткән өлешен ассызыкладылар.

Филология фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина үзенең чыгышында атналыкка йомгак ясап, бик күп чаралар үткәрелүен билгеләп үтте, нур өстенә нур булып, студентларны  Аяз Гыйләҗевның әле генә табадан төшкән инглиз телендә басылган китабы белән таныштырды,  «Татар әреме» китабының беренче өлешенә тупланган кыйсса-бәяннар, повестьларга әтрафлы, тулы бәя бирде. Филология фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы профессоры Фоат Галимулла улы Галимуллин тыңлаучыларда зур кызыксыну тудырды. Ул Тәлгат Галиуллиның «Татар әреме» китабына тупланган истәлек-хатирәләренә бәя бирү белән генә чикләнеп калмыйча, үзенең истәлекләре белән дә уртаклашты, студентлар китаплардан гына укып белгән әдипләрне, олы ихтирам һәм җылылык белән искә алып, яңа якларыннан ачты. Филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының Әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов Тәлгат Галиуллинның фәнни эшчәнлегенә тукталып, әтрафлы бәя бирде.

Кичә җыр-бию белән аралашып барды, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында эшләп килүче  «Бәйрәм» фольклор ансамбленең, Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары Мәрданова Сәриянең, Саттарова Зәлиянең, “Яшьлек” бию төркеменең җыр-биюләре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, КФУның «Мизгел» яшьләр театры җитәкчесе Илфак Хафизовның чыгышлары, «Мизгел» яшьләр театры сәхнәләштергән өзек тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Кичәне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Резеда Сәләхова белән Артем Пискуновның алып баруы да нур өстенә нур булды.

Без Тәлгат Нәбиевичка кабат олы рәхмәтләребезне белдереп, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.