01 октября 2021
"Күңелләр бер булганда тик арка нык!"

“Татар әдәбияты атналыгы” кысаларында Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары Татарстан Республикасы Милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре тарих фәннәре кандидаты, доцент  Ильяс Мөстәкыймов белән очрашты. Ачык дәрес форматындагы ике чараны башлап, филология фәннәре кандидаты, доцент Г.Р.Гайнуллина татар һәм шәрык классик мирасын өйрәнү барышында кульязмалар  белән эшләү әһәмиятен җиткерде: “Халкыбызның иң кыйммәтле мәдәни мирасы кульязмаларда саклана. Үзен шәхес дип хис иткән һәр зыялы кеше милләтенең үткәнен өйрәнү гаме белән яши. Кульязмаларыбыз Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таралган!  Татарстан милли китапханәсендәге кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге 1992 елда оеша һәм ул татар һәм көнчыгыш әдәбияты һәм рус, дөнья әдәбияты өлешләренән гыйбарәт. Бүгенге көндә монда өч меңнән артык кулъязма саклана, сигез меңгә якын басма китап, татар телендә йөз исемнән артык газета-журналлар бар. Милли китапханәдәге кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге – китапханәнең махсуслаштырылган фәнни-җитештерү бүлекчәсе. Бүлек сирәк һәм аерым әһәмияткә ия булган документларны (гарәп шрифтындагы кулъязма һәм иске басма татар һәм шәрык китаплары, иске басма рус китаплары, милли һәм туган якны өйрәнүгә багышланган әдәбият) эзләү, сатып алу, фәнни эшкәртү һәм саклау белән шөгыльләнә, кулъязмаларның, сирәк китапларның, вакытлы матбугатның, альбомнарның һәм башка кулъязма һәм басма документларның коллекцияләрен булдыру өстендә эшли, язма ядкәрләр фондына, аерым коллекцияләргә, басма китапларга һ. б. электрон рәвештә һәм карточкалар нигезендә алфавит тәртибендәге һәм систематик каталоглар төзи; моннан тыш, татар китабы тарихы өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып бара, бүлек фондларын Татарстанда  һәм республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез арасында пропагандалый”.

Ильяс Альфред улы Мөстәкыймов тыңлаучыларны бүлек эшчәнлеге белән таныштырды: гарәп шрифтындагы кулъязма һәм иске басма татар, шәрык әдәбиятын, милли һәм туган якны өйрәнүгә багышланган әдәбиятларны эзләү, туплау, эшкәртү һәм саклау бүлекнең төп бурычлары икәнлеген искәртте. Биредә борынгы күчермәләр, хосусый актлар, фотосурәтләр һәм Кытай, Америка, Берлин газеталары нөсхәләре дә саклана икән. Студентлар 1833 елгы кулъязманы үз күзләре белән күрә алды.  Видеоязма аша бүлек мөдире Айрат Заһидуллин аларны узган гасырларда чыккан “Кызыл Армия” газетасы белән дә таныштырды. Ильяс Мөстәкыймов кулъязмаларның ничәнче елга каравын билгеләү ысулларын өйрәтте, аннан студентлар белән квест уздырды. Экранга текст тәкъдим ителде һәм аның тышкы формасы буенча кайсы елда язылганлыгын, эчтәлегенең нәрсә турында булуын билгеләү бурычы куелды.

Сентябрь аенда шәрык әдәбиятларын өйрәнү дәресендә Татар китабы йортында оештырылган “Имла” күргәзмәсендә булып кайтып, без Гөлфия Расилевнага шамаил язу серен өйрәнү теләгебезне җиткердек. “Бәхәссез: шәркый нигезле мәдәни мирасыбыз белән танышу өчен иң үтемле ысул – иске имляда уку-язу серләренә төшенү”, – дип ассызыклап үтте мөгаллимәбез. “Татар әдәбияты атналыгы”нда теләгебез чынга ашты. Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам, каллиграф, филология фәннәре кандидаты, доцент Әлфия Рәфкать кызы Исхакова белән шамаилләр дөньясына чумдык. 

Шамаил нәрсә ул? Аларга нинди мәгънә салына һәм ни рәвешле бар була? Бу сорауларга җавапны Әлфия Рәфкатовна исемнәре мәгълүм күренекле каллиграфларның әсәрләре, тирән фәлсәфи мәгънәгә ия булган шамаил үрнәкләре мисалында аңлатты. Соңыннан студентларның һәрберсе кулына махсус каләм тотып, махсус кәгазьдә Фирдәүсинең “Шаһнамә”сеннән сигез юлны сайлап алып,  кәгазь битенә төшереп, үзен сынап карады.

Шәркый нигезле татар әдәбиятыбыз тарихын кыю рәвештә, җиң сызганып кульязмалар аша өйрәнүне дәвам итү  – яшь буынның бурычы! “Татар әдәбияты атналыгы”нда “Шәрык халыклары әдәбияты тарихы” дәресләрендә шушы гамь Х йөз шагыйре Фирдәүсинең “Шаһнамәсе”ннән алынган сүзләр аша йөрәкләргә уелды:

«Курку белмәү – ир-егетнең ямедер,

Кем ки гайрәт итә, ул – адәмидер!

 Күңелләр бер булганда тик арка нык,

Ир-егетне хур итә курыкканлык!

Дошман белән тулып китмиме Галәм,

Курыкмыйм мин, аңардан чикмимен гамь».

 

 

Казан Федераль университетының

3 нче курс студенты

Алсинә Айрат кызы Рәхмәтуллина