11 сентября 2021
КФУда "Татарча диктант" - миллионлаган кешене уята торган чара

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Татарча диктант” акциясе үтте. Төп мәйданчыкта диктантны КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина укыды. Акциядә теләге булган һәркем катнашты.

Быел акция алтынчы тапкыр оештырыла. Ул ел саен берьюлы Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Татарстан һәм Башкортстан республикалары өчен — 10 сентябрь, Россия Федерациясе төбәкләре өчен — 11 сентябрь, чит илләр өчен — 12 сентябрь диктант язуның төп көне итеп билгеләнде.

«Татарча диктант» — тел бәйрәме. Бөтен дөнья татарча диктант яза. Бу акция телне таныту һәм телнең проблемаларына игътибарны арттыру өчен дә әһәмиятле булып тора. Диктантта төрле милләт кешеләре катнаша. Тел белгече буларак, мин татар теле үсеше тенденцияләрен, үзгәрешләрен күзәтәм. Бу күренеш язма телдә дә чагыла. Беркайчан да диктор булганым булмады, аудиториянең мохитен, темпын тоярга тырыштым», — дип уртаклашты хис-кичерешләре белән КФУ профессоры Гөлшат Галиуллина.

“Татарча диктант” акциясенә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» белем бирү оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һ.б. килде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов фикеренчә, әлеге акция бик аз чыгым белән миллионлаган кешене уята торган искиткеч файдалы чара.

«Мин үземне әкияти татар дөньясы мохитендә хис иттем. Диктантны язарга килгән милләттәшләребезне күреп күңел сөенде. Диктант язу авыр булмады. Диктант тексты авторы Гомәр ага Бәширов Казан арты кешесе, сөйләмдә кулланыла торган сүзләр бертөрлерәк, ул яктан проблема булмады. «Миллион татарны өстәл янына утырта алганбыз икән, алар җаны-күңеле белән татар теле өчен сөенгән-куангандыр, бәлкем, битарафлар уянып китәр, телебезгә фикерләре уңай якка үзгәрер», - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим «Татарча диктант» акциясен өйдә утырып та, очкычта очканда да язу мөмкинлеге булуын әйтте. «diktant.tatar сайтында татар клавиатурасында татар шрифты белән язу мөһим. Ул „Татарча диктант“ акциясенең китапханә, мәдәният үзәге, Иҗтимагый палата, Казан мэриясе, мәктәпләрдә оештырылганын әйтте.

«Хаталарым була, әмма бик күп түгел. Мин татар әдәбиятында тәрбияләнеп үстем, мәктәптә, педагогика көллиятендә татарча белем алдым. Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, Габдрахман Әпсәләмовларны укып үскән кешегә татарча диктант язу бер дә авыр түгел», — диде Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина.

Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» белем бирү оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова акциядә беренче тапкыр катнашкан. «Диктантларны мәктәптә укыганда еш яздым. Бу чара миңа бик ошый, ел саен килергә тырышачакмын. Текстлар бик матур, мәгънәле. Үзе бер күрешү, аралашу булды. Күтәренке кәефтә булдым», — диде ул.

Каллиграф, Төркия университеты студенты Айзат Минһаҗев диктантны гарәп имлясында язган. «Кириллица, латин һәм рун графикаларында язганым булды. Быел гарәп имлясын сайладым. Гарәп имлясында язарга күнеккән мин, кыенлыклар тумады. Кагыйдәләрен беләм. Сеңлем һәм берничә дустым латин имлясында язды», — диде ул.

Диктант тәмам булуга яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова аудитория белән бергәләп Туган тел җырын башкарды. Оештыручылар әйтүенчә, диктант нәтиҗәләрен бер айдан соң билгеле булачак. Диктант билгесен diktant.tatar сайтыннан кереп карарга мөмкин.

“Татарча диктант” акциясе – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән. Акциянең оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе.

 

Источник информации: 10.2-004 төркем магистры Зилә Мөбәрәкшина.