17 июля 2021
Кадерле мизгелләр

14 июль көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбен бу уку елында тәмамлаучы бакалавр һәм магистрларга югары белем алу турында дипломнар тапшыру кичәсе узды.

Тантаналы кичәнең төп кунагы – Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ким Мөгаллим улы Миңнуллин булды. Мөхтәрәм галим, милли мәгариф һәм мәдәниятебез өлкәсендә әйдәп баручы оешма җитәкчесе буларак, Ким Мөгаллим улы татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен үстерү юнәлешендә әзерлекле белгечләр булып җитешкән яшь кадрларга үз киңәшләрен, матур теләкләрен җиткерде.

Бу уку елында югары мәктәпнең көндезге бүлеген татар теле, әдәбияты юнәлешендә белем алган 96, читтән торып уку бүлегендә укыган 23 студент тәмамлады. Әлеге чыгарылыш студентлары өстәмә буларак тәрҗемә эшен, инглиз телен, башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлекләрен үзләштерде. Чыгарылыштагы 119 укучының 53е уку еллары дәвамында иң яхшы билгеләргә генә укып, университетны кызыл диплом белән тәмамлады. Әле куанычлы көндә чыгарылыш курс студентларының шатлыкларын аларның кураторлары Рамилә Камил кызы, Рузилә Рәшид кызы, Дамир Хәйдәр улы, кафедра мөдирләре, укытучылар уртаклашты. Әти-әниләр, дуслар әле яңа гына укуларын тәмамлаган якыннарын тәбрикләде.

Россиянең иң алдынгы югары уку йортларыннан берсе булган Казан федераль университетын уңышлы тәмамлаулары белән чыгарылыш курс студентларыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә тормыш һәм хезмәт юлында яңа үрләр, сәламәтлек телибез сезгә кадерле һәм яраткан студентларыбыз.

 

Гомуми җел белеме кафедрасы доценты М.Р.Саттарова