08 июня 2021
Изге Болгар җыены берләштерә

3нче июньнән алып 5нче июньгә кадәр республикабызда Россиянең төрле төбәкләреннән 1200 кешене җыйган Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды. Без – 10.2-002 нче төркем студентлары (курторыбыз Гөлфия Расилевна Гайнуллина) шушы чарада волонтёрлар булып эшләдек. Илебезнең төрле почмакларыннан меңләгән делегат җыйган, зур масштаблы форумны оештыру җиңелләрдән түгел, әлбәттә. Ләкин, авырлыкларга карамастан, без үзебезнең бурычыбызны югары дәрәҗәдә башкарып чыктык.

Форумның беренче көненнән үк волонтёрлар эшкә тотындылар: делегатларны каршы алдылар, аларны кунакханәләргә озаттылар,  «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенә алып бардылар, дискуссион мәйданчыкларда йөрттеләр һәм тагын башка бик күп вазифаларны башкардылар.

Чараның аеруча үзенчәлекле өлеше 5нче июнь көнне изге Болгар җыенына бару булгандыр, мөгаен. Ул Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә үтте, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1099 еллыгына багышланган иде. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Мәскәүдән күпсанлы рәсми кунаклар, дини лидерлар, муниципаль берәмлек башлыклары, Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән министрлык җитәкчеләре, XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы эшендәкатнашканмөселман дин әһелләрекатнашты. Изге Болгар җыены уңаеннан күптөрле бәйрәм чаралары, дини җырлар концерты, "Кече манара" янында тәүбә кылу чарасы, Татарстан Республикасының халык сәнгать һөнәр осталарының күргәзмәсе уздырылды. Шулай ук "Зур манара" янындагы Җәмигъ мәчете хәрабәләре мәйданында җәмәгать белән өйлә намазы уку оештырылды. Бу көндә дә төркемебез студентлары делегатларны Болгарга озату, каршы алу, истәлекле урыннар белән таныштыру, чарадан соң делегатларны Казанга алып кайтуһ.б. өчен җаваплы иде.

Бу өч көн безнең төркем өчен бик кызыклы һәм файдалы үтте. Һәркем үзендә зур җаваплык тоеп эшләде, оештыру сәләтен арттырды, яңа тәҗрибә туплады. Бу көннәр яңа, матур хатирәләргә дә бик бай булды. Әлеге матур чарада иртәдән кичкә кадәр кайнау төркемебезне тагын да берләштерде. Шундый эчтәлекле форумда үзебезне яңа яктан ачарга мөмкинлек тудырганнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да яңа төрле чараларда катнашуыбызга без бик шат булачакбыз.

10.2-002 төркем студенты Зилә Мөхәммәтова