30 апреля 2021
КФУда төрки телләрнең хокукый статусы: теория һәм практика турында фикер алыштылар

Казан федераль университетының Хокук факультетында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Төрки телләрнең хокукый статусы: теория һәм практика” дигән халыкара түгәрәк өстәл булды. Бу түгәрәк өстәл утырышында Казан университеты галимнәре, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан хокук белгечләре, шулай ук Дагыстан, Татарстан юристлары һәм филологлары катнашты.

«Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Казан университетының халыкара бәйләнешләр буенча җаваплы проректоры Тимерхан Алишев сәламләде. Ул бу эшнең дәвамлы булачагын искәртте һәм мондый түгәрәк өстәлләр киләчәктә дә дәвам итәр дип әйтте», - дип сөйләде Каюм Насыйри институты директоры Әлфия Йосыпова.

Докладчылар чыгышларында үз өлкәләре һәм телләре торышы, аларның бүгенге хәле, аларның кулланылышы турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

«Түгәрәк өстәлне Казан федераль университетының Хокук факультеты доценты Рөстәм Дәүләтгелдиев һәм Александр Васин алып барды. Монда татар теле мәсьәләләре дә күтәрелде. Мәсәлән, Александр Васин татар теленең дәүләт теле буларак хокукый статусы турында сөйләде. Ә Татарстан республикасы конституцион судының аппарат җитәкчесе, Казан федераль университеты доценты Әнәс Нуриев татар теленең суд практикасындагы роле турында кызыклы чыгыш ясады», - диде Әлфия Йосыпова.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры Әлфия Йосыпова татар теленең институтта гамәлгә куелышы турында мәгълүматлар биргән. Ул кадрлар әзерләү мәсьәләсе, татар теле буенча проектлар, бигрәк тә «Ана теле» проекты, Каюм Насыйри институты проекты, татар теле курслары хакында мәгълүматлар белән түгәрәк өстәлдә катнашучыларны таныштырган.

Түгәрәк өстәлне оештыручылар киләчәктә түгәрәк өстәл проблематикасын дисциплинара итеп куярга һәм менә шушындый мәсьәләләрне хокук белгечләре һәм филологлар күзлегеннән карарга дигән фикергә килгән.

«Киләчәктә, мәсәлән, рун язуы, аның роле, төрки халыклар язмышында үзенчәлеге турында аерым бер түгәрәк өстәл булдыру күздә тотыла. Шулай ук, мәсәлән, 20 нче елларда төрки телләрнең дәүләт теле статусын алулары турында. Бигрәк тә алфавит мәсьәләсе, шулай ук 20-30 елларда латин графикасына күчү тарихы һәм 40 нчы елларда кирилл графиксында төрки телләрнең алфавитын эшләү мәсьәләләре буенча да хокук белгечләре һәм филологлар катнашында уртак проблемаларга багышланган түгәрәк өстәлләр булыр дигән өметтә калдылар», - дип аңлатты Әлфия Йосыпова.

 

Источник информации: 10.2-801 төркем студенты Зәринә Хуҗина