29 апреля 2021
"Сөй гомерне, сөй халыкны…"

Быел бөек татар шагыйре, татар шигъриятен дөнья киңлекләрендә таныткан, чын мәгънәсендә поэзиябезнең җәүһәр ташы булган Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулды. XX йөз башы татар поэзиясендә Яңарышны нигезләгән,  яңа сукмаклар салган, әдәбият мәйданында үз мәктәбен булдырган Габдулла Тукай татар әдәби барышында, тәнкыйди фикер үсешендә генә түгел, гомумән, иҗтимагый-фәлсәфи фикер, милләт яшәешендә зур урын тота, алай гына да түгел, милләтебезне, телебезне, әдәбиятыбызны саклау сагында тора. Җиде еллык иҗат гомерендә чын мәгънәсендә татар халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек шәхеснең иҗаты вакыт узган саен игътибарны үзенә ныграк җәлеп итә бара, әдәби һәм тәнкыйди мирасын өйрәнүчеләрне яңадан-яңа эзләнүләргә, уйлануларга  этәрә.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф  Югары мәктәбендә белем алучы 10.2.002 төркем студентлары бөек Тукаебызның күркәм юбилеен әзерләнеп, көтеп каршы алдылар.

12 апрель көнне Казан шәһәрендә “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дигән баш астында уздырылган XI Халыкара шигырь укучылар конкурсында төркемебезнең йолдызлары Фатыйхова Ләйсән, Мөхәммәтова Зилә, Таһирова Лилия татар шагыйрьләре Булат Ибраһимов, Лилия Гыйбадулина, Илсөяр Иксанова шигырьләре белән чыгыш ясап, дипломнарга лаек булдылар. Мөхәммәтова Зилә исә җиңүче исемен яулады. Боларга өстәп, Таһирова Лилия Тукаебызның юбилеена багышланган Бөтенрәсәй күләмендәге фәнни конференциядә катнашты.

15 апрель көнне институтыбызда үткәрелгән “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен” дип исемләнгән шигырь бәйрәмендә төркемебезнең күпчелек студентлары катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар.

9 апрельдә игълан ителгән “МИНЕМ ТУКАЙ» флешмобында Г.Тукайның әдәби музеенда шигырьләр укып, тулаем төркем белән катнаштык. 26 апрель көнне бергәләп Тукай һәйкәле янындагы тантананы карап хозурландык, рух алдык, шигырьләр укыдык. Тукаебыз аенда КФУның “Иң яхшы академик төркем” конкурсында да катнаштык.

Г.Тукай иҗаты XXI гасырда татар халкының  дөнья аренасында үзенең хаклы урынын табуга зур омтылыш ясаган  чорында, аеруча көчле, мәгънәле булып яңгырый. Тукай әсәрләре ХХ гасырның буеннан буена татар халкының юлдашына, әйдәп баручысына, телдән төшмәс хаклы сүз үрнәгенә әверелә. Ниһаять, Тукай шәхесе, иҗаты безне Казан университетында яңа үрләр яуларга рухландыра.

 

 

Төркем кураторы Гөлфия Гайнуллина