16 апреля 2021
"Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен..." – КФУда Тукайга багышланган фәнни-иҗади бәйге узды

15 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән укучы һәм студентлар катнашында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» республикакүләм фәнни-иҗади бәйге узды. Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланды.

Бәйгедә катнашырга 163 студент теләк белдергән. Бәйге фәнни һәм иҗади юнәлештә үтте. Төп номинацияләр: “Без – Тукайлы халык” - татар студентлары татар телендә шигырь сөйли; “Татар теле – күңелем теле” – чит ил студентлары татар телендә шигырь сөйли; “Тукай моңы җиһанда” - Тукай шигырьләрен төрле телләрдә укыйлар, “Тукай- безнең күңелләрдә” - Тукай, аның иҗаты турында студентлар үзләре язган шигырьләр, “Тукай иҗаты турында әйтер сүзем” – Тукай иҗаты белән бәйле фәнни хезмәтләр.

Тантананы Казан Федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов ачып җибәрде.

«Бу конкурсны без 2015 нче елдан бирле үткәрәбез. Ел саен аның географиясе киңәя, катнашучыларның саны арта. Быел сигез вуздан 80гә якын кеше, унсигез суздан 100дән артык студент катнаша. Тукай ул - милләтебезнең йөзек кашы, татар халкын дөньяга тараткан кеше. Сез Тукайга гына түгел, татар халкына да мөнәсәбәтегезне белдерәсез», - диде ул.

Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы урынбасары Минзәлия Закирова Тукайны милләтебезең мирасы дип атады. «Балалар бакчасыннан башлап, югары уку йортында укыганда да, без аны өйрәнгән саен үзебезгә яңа якларын ачабыз. Татарларның гамәли стратегиясендә иң мөһим мәсьәләләр шушы иҗади чаралар аша тормышка ашырыла», - дип әйтте.

Татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Газинур Морат Тукай турында әйтелгән һәрбер сүзнең аның җанына дога булып ирешәчәген, Тукайның рухы шат булыр, дигән өметен белдерде.

КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Илдус Хабибрахманов Тукайның «Туган җиремә» дигән шигырен сөйләп, 1нче урын алды. «Конкурс бик яхшы узды, барлык катнашучылар да матур шигырьләр ятлап килгәннәр», - диде ул.

Ләйлә Алембикова исә Тукайның «Өмид» шигырен сайлаган. “Сайлавымның сәбәбе шагыйребезнең әле ишетелеп бетмәгән шигырьләрен дә башкаларга җиткерү иде, чөнки күп очракта бер үк шигырьләрен сөйлиләр, мәсәлән,  «Милли моңнар»га тукталалар. Тукайның иҗаты аның белән генә чикләнми. Шагыйрьнең тирән мәгънәле шигырьләре күп. Бүгенге чараны бик әһәмиятле дип уйлыйм. Габдулла Тукайга булган хөрмәтне, әдәбиятыбызга, халкыбызга карата мәхәббәтне күрсәтә ул. Яшь буынның да сәләтләре ачыла», - дип сөйләде Ләйлә.

Тукайның шигырьләре төрле телләрдә яңгырады. Катнашучылар татар, рус, инглиз, француз, испан, төрек, чуваш, мари, украин, алман телләрендә чыгыш ясады.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты, Африкадан Агбомену Давид Тукайны белмәгән, бөек шагыйрь турында Татарстандагы дусты сөйләгән: “Аннан соң Мин Тукайның Татарстанда танылган шәхес икәнен белдем.Тукайның шигырьләрен француз телендә укыганым бар иде. Миңа аның шигырьләре ошый», - дип уртаклашты ул.

Кукмараның Аграр көллияте студенты Әминә Гафурова «Тукайга» дип аталган шигырь язган: «Минем өчен Тукай - бөек шагыйрь, аның кебек әйбәт итеп язучы булмас дип уйлыйм. Шигырь язарга аның тетрәндергеч, авыр язмышы этәргеч бирде. Бу иҗади конкурс төрле номинацияләрдә уза, аның шигырьләрен төрле телләрдә дә сөйлиләр. Минемчә, бу чара Тукайны искә алу гына түгел, ә милләтләрне берләштерүче чара да булып тора », - ди ул.

Чыннан да, бөек шагыйребез  Габдулла Тукайга багышланган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге Тукай хәтерен яңартып кына калмады, татар телен, татар халкын тагын да үстерүгә, милләтләрне берләштерүгә этәргеч бирүе белән дә әһәмиятле.

Источник информации: 10.2-801 төркем студенты Зәринә Хуҗина.