05 апреля 2021
Студентларның фәнгә кызыксынуы арта

2021 нче елның 1 нче апрелендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында студентларның йомгаклау фәнни-белем бирү конференциясе узды. Анда Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы укытучылары җитәкчелегендә фән белән шөгыльләнүче студентлар да катнаштылар.

Татар теле белеме кафедрасында студентларның фән белән шөгыльләнүе ике юнәлештә башкарыла. Конференциядә әлеге юнәлешләр буенча әзерләнгән фәнни чыгышлар ике секциягә бүленеп тыңланды. Татар телен укыту методикасы секциясенең утырышы педагогика фәннәре докторы, профессор Фираз Фахраз улы Харисов җитәкчелегендә оештырылды. Секция утырышында филология фәннәре кандидаты, доцент Рамилә Камил кызы Сәгъдиева һәм педагогика фәннәре кандидаты, доцент Гөлнара Расих кызы Шакирова катнашты. Әлеге утырышта студентлар туган телгә өйрәтүнең теоретик һәм методологик нигезләре, телгә өйрәтүнең аерым методикалары, тел дәресләрендә флэш-карталар белән эшләү алымнары турында һ.б. темаларга фикер алышты. Икенче юнәлеш – татар телен диахроник һәм синхроник аспектта тикшерү мәсьәләләренә багышланган секциядә хәзерге татар теленең актуаль мәсьәләләре – икетеллелек шартларында татар балаларының сөйләмендәге дисфункцияләр, диалектизмнарның һәм алынма сүзләрнең кулланылышы, телдәге кушымчалау процессы, шулай ук татар журналистикасына караган мәсьәләләр – татар балалар тапшыруларының телевизион сөйләме, татар спорт журналистикасы теле, татар блогосферасының тел-стиль үзенчәлекләрен яктырткан кызыклы чыгышлар тыңланды. Секциянең җитәкчесе – татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Галиуллина Гөлшат Рәис кызы һәм комиссия әгъзалары – филология фәннәре кандидатлары, доцентлар Кузьмина Халисә Хатыйп кызы, Һадиева Гөлфия Камил кызы, Йосыпов Айрат Фаик улы һәрбер чыгышка игътибарлы булып, тыңланган докладларның уңай һәм кимчелекле яклары турында объектив фикерләрен әйттеләр һәм урынлы киңәшләрен бирделәр. Алар фикеренчә, чыгышлар эчтәлекле, тирән; фәнни фикерләр яңа һәм дәлилле; чыгышларда һәм бер-берсенә бирелгән сорауларда студентларның фәнгә кызыксынуы артуы күренә. Шул ук вакытта студентларга презентация белән эшли белү осталыгы, башкарылган хезмәтне тәкъдим итә белү, күрсәтү җитми. Утырыш ахырында иң яхшы чыгышлар билгеләнде.

Киләчәктә татар теле белеме һәм укыту методикасына кагылышлы мәсьәләләрне өйрәнергә теләгән студентлар өчен бу конференция бик кызыклы һәм файдалы булды.

Мәгълүмат чыганагы:

2 курс студенты Гобәйдуллина Ландыш Фәһим кызы,

филология фәннәре кандидаты Кузьмина Халисә Хатыйп кызы