17 февраля 2021
Әмирхан Еникинең тууына 112 ел тулу уңаеннан "Китап" радиосында "Соңгы китап" романы яңгырый

“Әмирхан Еникинең туган көне иске стиль белән 16 февральдә, шул ук көн яңа стиль белән язучының вафат булган көне. Әдипнең тууына 112 ел тулу уңаеннан “Китап” миллли радиосында язучының “Соңгы китап” романын яңгырата башлыйбыз”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

Алмаз Миргаязов  әйтүенчә, Әмирхан Еникинең  “Соңгы китап” романын радио тыңлаучыларга яңгырату турындагы фикерне  КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина тәкъдим итә. “Аудиоязма унөч сәгатьлек. Кичке сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр сигез көн дәвамында яңгыратылачак. Көндезге вакытта әсәр турында белешмә әйтелә, язылу тарихы турында сөйләнелә”, – диде Алмаз Миргаязов. “Сонгы китап” романын аудиоязмада Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов укый.

КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина: “Әгәр Әмирхан Еники иҗаты булмаса, хәзерге әдәбиятның йөзе башка булыр иде, – дип белдерде. –  Хәзерге татар әдәбиятындагы үзгәрешләрне сугыш вакытында ук Әмирхан Еники прозасы башлап җибәрә. Ул – 1960 елларда татар прозасына миллилекне кайтарган язучы. Тормышындагы төп гамәленә – язучылыкка мөнәсәбәтен әдип кыска итеп уйдырып сала: “Язу – намус эше”. Әмирхан Еники иҗаты ышандыра, яраттыра, язучының теле мөкиббән итә, таң калдыра. Ниһаять, Ә.Еники иҗаты татар әдәбиятын яраттыра. Гаҗәеп матур, олпат иҗаты белән татарны чын мәгънәсендә гамьле, буыннар  өчен җаваплы итеп тәрбияләүгә гомерен багышлаган олуг әдипне күңелебезнең иң түренә уеп салу – безнең намус эше”.

 

Чыганак:  16 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина.\

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/16-02-2021/kitap-radiosynda-mirhan-enikine-so-gy-kitap-romanyn-ukyy-bashlyylar-5806790