16 февраля 2021
"Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма..."

«Гомерем минем моңлы бер җыр иде», - дип яза Муса Җәлил. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, бөтен дөньяга яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды.

13 февральдә Милли әдәбиятлары китапханәсендә, Каюм Насыйри интститутының санкт Петербург үзәге белән берлектә,  каһарман-шагыйрь Муса  Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә уздырылды. Муса Җәлилнең кызы – Люция Җәлил видеоязма аша әтисе турында хатирәләр сөйләде, Җәлилнең оныгы – Лилиан Наврозашвили фильмнарда көчле рухлы геройларны уйнау – иң биренче чиратта дәү әтисенең тормышы һәм иҗаты йогынтысы дип, аңлатты. Кичәне алып баручылар Мусаның балачагы турында сөйләделәр, документаль фильмнан өзекләр күрсәттеләр.

Кичәдә «Правда о Второй Ударной» һәм «Долг Памяти» китаплары авторы язучы Виктор Кокосов чыгыш ясады. Шулай ук китапханәгә «Акчарлак» һәм «Нур» фольклор ансамбльләре чакырылган иде.

Муса Җәлилнең шигырьләре һәрбер тыңлаучыны тетрәндерде.  Шагыйрь: “Дөньяда балалардан да гүзәлрәк нәрсә юк, алар безнең өметебез, бәхетебез “, - дип әйтә торган булган. Шуңа күрә аның балаларга язылган шигырьләре, мәхәббәт турында якын кешеләренә багышланган һәм, әлбәттә, Моабит төрмәсендә иҗат ителгән шигырьләре укылды.

Герой-шагыйрь М.Җәлилнең шигырьләре үлемсез җыр булып бүгенге көндә дә яңгырый. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк!

 

Чыганак: Санкт-Петербургтагы К.Насыйри үзәге методисты Алинә Хәйруллина