27 января 2021
Гомәр Бәшировның басылмаган хикәясе: "Өч нокта. Таксист кыз Малайша һәм Илдар"

7 гыйнварда Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулды. Бөек әдибебезнең иҗатын өйрәнү эшенә яшь буын укучыларның алынуы сөенечле. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче курс магистры Зилә Мөбәрәкшина әдипнең моңарчы басылмаган хикәясен фәнни күзлектән өйрәнүче 11 сыйныф укучысы Алсинә Хаева белән сөйләште.

Алсинә Хаева Арчаның җиденче рус мәктәбендә унберенче сыйныфта белем ала. Татар әдәбияты, аеруча якташ әдипләрнең иҗаты белән тирәннән кызыксына. КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина укучының Филология һәм мәдәнитара багланышлар институтында декабрь аенда үткән Лев Толстой исемендәге укучылар конференциясе-конкурсында Гомәр Бәшировның киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмаган әсәрен тәкъдим итеп чыгыш ясавы хакында хәбәр итте. Татар әдәбиятының йөзек кашларыннан берсе булган Гомәр Бәширов белән Алсинә якташ әдип буларак та горурланып кызыксына. Безнең карашка, мәктәп укучысының әдәби әйләнешкә яңа әсәр тәкъдим итүе игътибарга лаек күренеш.

Алсинә үзе турында: «Мин — татар баласы», — дип горурланып сөйли. Татар теле, әдәбияты белән кызыксынуын да бабалар каны белән сеңгән дип белә. Хикәяне табу-ачыклау тарихына күз салсак, ул болайрак: Гомәр Бәшировның туган нигез урынында (Арча районы Яңа Сала авылы — З.М.) «Әдәби бакча» барлыкка килә һәм аңа багышланган истәлек тактасы ачыла. Мәктәптә урнашкан олуг әдипкә багышланган музейга яңа материаллар да кайта. Алсинәнең кулына Гомәр Бәшировның үз кулы белән язган кулъязмасы эләгә…

«Монда бит мәхәббәт ярылып ята!»

Алсинә, беркемгә дә билгеле булмаган кулъязмага ничек юлыктың?

Авыл китапханәсе Гомәр Бәшировның торган йортында урнашкан иде. Әмма соңгы елларда ул җимерек хәлдә булды, китапханәне мәктәпкә күчерделәр. Нигезе урынында «Әдәби бакча» ачылды. Нәкъ шул вакытта уникаль кулъязманы Гомәр аганың улы Зөфәр Бәширов әдипнең васыяте буларак тапшырып калдырган.

Хәзер яшьләрдә татар әдәбияты тарихы белән кызыксыну сүлпәнәйде, алар буш вакытта смартфоннарда уен уйный, дип шелтәләргә яраталар. Сиңа шушы сүзләр тәэсир итте микән әллә?

Анысы да хак. Бу кулъязма мине әдәбиятның серле дөньясына алып кереп китте, миндә зур кызыксыну уятты һәм эзләнергә этәргеч, дәрт бирде. Авылның иң өлкән, Гомәр аганы күреп, аралашып яшәгән Яңа Сала авылы акъәбиләре белән аралашу шулай ук ярдәм итте.

Эзләнгәндә әдибебезнең «Күңел дәфтәрләре» һәм «Гыйбрәт» әсәрләрен укып чыктым. Кулъязма белән бу әсәрләрдә уртак күренешләрне, образларны табарга тырыштым. Әмма бернинди дә кабатлану тапмадым, кулъязма аерым бер әсәр икән дигән нәтиҗәгә килдем.

Хикәя белән таныштыр әле.

Кулъязма барлыгы 23 биттән тора, 1953 елда языла башлый. Беренче битендә әсәрнең планы бирелгән. Биредә вакыйгаларның эзлекле тәртиптә үстерелгәнен күрә алабыз. Сюжетта — Малайша исемле таксист кыз белән Башкортстанга бару тарихы. Әсәрдә ике Малайша бирелә — төп геройның элеккеге мәхәббәте һәм таксист кыз.

Сәер яңгырый…

Әдип таксист кызның серлелеген төгәл детальләрдә тасвирлап бирә. Мәсәлән, Малайшаның күкрәкләрен яшерүе телгә алына. Юлда барганда төш күргән кебек элек булган хәлне күз алдыннан үткәрә ул.

Яшьтәшләрендә бу әсәр кызыксыну уятыр дип уйлыйсыңмы?

Һичшиксез. Монда бит мәхәббәт сюжеты ярылып ята! Ахыры ачыкланып җитмәгән мәхәббәт күпләрнең игътибарын җәлеп итәр, дип уйлыйм. Сыйныфташларга укыдым, алар әсәр сюжетының финалын белергә теләде — Малайшаның Гомәр Бәширов биографиясендә кем булганлыгын ачыклыйсылары килде.

«Гомәр ага — үзенең әсәрләре кебек үк төпле кеше»

Текст белән эшләү барышында Гомәр аганың кулъязмасын күчерергә туры килде. Бердән, автор текстны язганда күп төзәтмәләр керткән булган. Төп героен Илдар Нуриев дип атый ул. Хикәянең төп сюжет сызыгы — Илдарның юлда барган вакытта, үткән тормышындагы үкенечле мәхәббәте хакында фикер йөртүе. Ул элек комбайнда эшләгән. Кыяфәте белән малайчарак Шәүрә белән таныша. Алар бер-берсен ошатып та йөриләр. Ләкин егет: «Кияүгә чыккач та, ата-ана, туган җирем димисез, мәхәббәт һәм ярату дип, әллә кайларга чыгып китәсез, фамилиягезне үзгәртеп, нәселегезне юк итәсез», — дигән ахмак сүзләр белән Шәүрәне кыерсытуын аңламый да кала. Шәүрә гарьләнә.

Әлеге уйламый әйтелгән сүз ничә еллар үтсә дә, Илдарга һаман тынгылык бирми. Ул Шәүрәне кайтарырга тели, берничә тапкыр телеграмма бирә, хатлар да язгалый, тик берсенә дә җавап килми. Әсәр ахырында герой мәдәният йортына кереп китә, Малайша аны көтеп кала һәм күп нокталар…

Илдар, Малайша… Бу кешеләр җыелма образмы яки чын кешеләрме?

Гомәр аганың улы Зөфәр абый (Зөфәр Бәширов — З.М.) әтисенең әсәрләрендәге һәр геройның тормыштан алынганын әйтә. Бу кешеләрнең прототипларын таба алмадык. Геройларның тышкы кыяфәтләре ачык сурәтләнгән. Кызык өчен без аларның рәсемнәрен сыйныфташларыбыз белән ясап карадык.

Авторның осталыгын ничек бәяләр идең?

Гомәр ага — көчле язучы, киң карашлы, төпле фикерле әдип. Әйткән фикере төгәл, сөйләм теле дә саф, затлы, салмак, аһәңле. Әдип милләтебезнең тарихын һәм гасыр ахырындагы халәтен күпсанлы әдәби әсәрләрендә чагылдырып кына калмыйча, кыю рәвештә милли проблемаларны калкытып куя. Менә шундый ул без белгән һәм әлегә белеп тә бетермәгән классигыбыз Гомәр Бәширов!

«Күңел дәфтәрләре»ндә ул комбайнчы кыз турында да яза. Фактларга килгәндә, шул заманга барып тоташмый микән, дигән фараз бар. Әсәрнең планы бирелгәч, дәвамы да булгандыр, еллар узгач югалгандыр гына дигән нәтиҗәгә килдем.

Галимнәр ачышың белән кызыксынуларын җиткергәннәрдер…

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткән Лев Толстой исемендәге конкурс-конференциядә татар әдәбияты секциясендә чыгыш ясаганнан соң әдәбият галимнәре: «Зур эшкә тотынгансыз», — диделәр. Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының район этабында минем белән бергә катнашкан кызлар да хикәянең басма вариантын укырга теләк белдерде.

Бу урында гына туктап калмассың бит?

Ниятем — КФУның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты, журналистика белгечлегенә укырга кереп, классик әдибебез иҗатын өйрәнеп, фәнни эшләр башкару. Бу хикәягә килгәндә, Гомәр аганың оныгы — галимә Гәүһәр Хәсәновадан хикәя турында янәдән сорашасым килә.

Минем эшләремә һәрвакыт «яшел ут» биргән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Фәйзуллинаны икенче әнием дип йөртәм. Нинди эшкә тотынсам да, ярдәм кулын суза: киңәшчем дә, сердәшчем дә ул.

Гомәр Бәшировны турында авылдашлары: «Күрешеп гәпләшә, чишмә буйларына төшә»

Гомәр Бәшировның иң өлкән якташы Гөлсәрия Миңнебаева, 90 яшь:

— Хәерниса апа исемле якын туганының йортына кайтып йөрде ул, безгә күрше генә иделәр. Кайтканда безгә дә керде. Тыйнак, гаҗәеп итагатьле, ипле кеше булды Гомәр ага. Беркайчан да артыгын әйтми торган сак сүзле кеше булып истә калган. Заманы да шундый иде, профессиясе дә шуңа күнектергәндер — следователь булып эшләде бит. Аларга артыгын сөйләшү ярамаган да, килешмәгән дә.

Чүнниккә менә, авылдашлары белән күрешеп гәпләшә, чишмә буйларына төшә. «Без үскән чактагы кебек тора һаман да», — дип нәрсәләргәдер сөенә, нәрсәнедер тапмаса, үзгәрешләр барын күрсә, сораша, кайчак моңаебрак та кала. Тирә-якларны урап кайтыр өчен, Бидә елгасының бер ягыннан чыгып китә иде, икенче ягыннан кайтып керә…

Олыгая төшкәч, улы Зөфәр абый белән кайтып йөрде. Зөфәр абый Гомәр аганың үзен дә, авыл табигатен, кешеләрен дә бик күп итеп карточкага төшерде. Бер сәяхәтне һич онытасым юк. Елга буйлап барганда Гомәр ага, кинәт тукталып: «Гөлсәрия, без бит синең белән бабаң ягыннан туганнар», — диде. Аннан өстәде: «Мин мулла нәселеннән булгач, артык төпкә кереп китеп, бу хакта сөйләп тормыйм, әмма безнең туган икәнне онытма». Аралашуда ягымлы иде Гомәр ага, беркайчан да кемгәдер каты бәрелгәнен хәтерләмим. Балалар белән — балаларча, олылар белән олыларча сөйләшә белде.

 

Источник информации: 1 курс магистры Зилә Мөбәрәкшина

https://intertat.tatar/news/tatar_world/27-01-2021/gom-r-b-shirovny-basylmagan-hik-yase-ch-nokta-taksist-kyz-malaysha-m-ildar-5799077