22 января 2021
"Татар әдәбияты һәм мәдәнияте" магистрлык программасын тәмамлаган студентларга диплом тапшыру тантанасы

21 гыйнвар көнне Казан федераль университетының Филология мәдәниятара багланышлар институтының “Татар әдәбияты һәм мәдәнияте” белгечлеген тәмамлаган магистрларыбызга диплом тапшыру тантанасы булып узды.

Тантана татар әдәбияты кафедрасы галим-мөгаллимнәре катнашында традицион рәвештә гыйнвар аенда үткәрелә торган фәнни йомгаклау конференциясе кысаларында үтте.

Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, “Татар әдәбияты һәм мәдәнияте” магистрлык программасының җитәкчесе филология фәннәре докторы, профессор Ф.С.Сәйфулина магистрларны җылы тәбрикләү сүзендә болай диде: “Сезне институтыбыз җитәкчелеге, кафедра мәгаллимнәре исеменнән диплом алу тантанасы белән тәбрикләргә рөхсәт итегез. Без сезнең белән ике ел ярым шулкадәр тыгыз һәм җитди эшләдек. Диссертацияләрегезне яклаган вакытта сезнең квалификацияле белгечләр булып өлгереп җиткәнлегегезгә ихластан сөендек. Сезнең арада тарих белгечлеген тәмамлап, КФУның Алабуга институтын төгәлләп безнең магистрлык программасын махсус сайлап килгәннәрегез дә бар. Милләтебезнең асыл уллары һәм кызлары булсагыз иде! Сезне аспирантурага көтеп калабыз”. Филология фәннәре докторы, профессор Л.И.Минһаҗева магистрларга теләген шигъри юллар белән җиткерде, аларны һәрвакыт максатчан, горур булырга өндәде. Әдәбият галиме Т.Ш.Гыйлаҗев магистрлык програмасының гаҗәеп бай һәм эчтәлекле булуын билгеләп үтте, студентларның өченче баскыч югары белем алырга әзер икәнлекләрен ассызыклады.

Студентлар институт җитәкчелегенә, кафедра мөгаллимнәренә олы рәхмәтләрен җиткерде: “Дәресләрегезне гаиләләребез белән дә тыңлаган чакларыбыз да булды. Гаҗәеп бай эчтәлекле лекцияләрегез, туганнардай якын күреп, ярдәм итүегез өчен бик рәхмәтлебез сезгә”.

“Татар әдәбияты һәм мәдәнияте” магистрлык программасын тәмамлаган студентларның дипломнарын тапшыру тантанасы һәркемнең күңелендә истәлекле бер вакыйга булып кереп урнашыр дип ышынасы килә.

Чыганак: Татар әдәбияты кафедрасы