05 декабря 2020
"Татар әдәбиятының һәм журналистикасының әһәмиятле мәсьәләләре" cекциясе утырышы булып узды

4 декабрь көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Лев Толстой исемендәге  IV Бөтенрәсәй конференция-конкурсының йомгаклау туры булып узды.

Конференциянең “Татар әдәбиятының һәм журналистикасының әһәмиятле мәсьәләләре” cекциясе утырышында җәмгысы 17 доклад тыңланды. Утырыш гаҗәеп җанлы, кызыклы һәм эчтәлекле үтте.

Конференциягә тәкъдим ителгән докладлар татар әдәбияты тарихы, хәзерге әдәбият, журналистика, телевидение тарихы кебек өлкәләрне колачлаган иде. Чыгышларның һәркайсын аерып билгеләп үтәргә мөмкин. Әдәбият гыйлемен өйрәнүгә багышланган докладларның аерым берләре гыйльмияттә бәя алмаган әдәби текстларны анализлауга мөнәсәбәтле иде. Әйтик, Казан шәһәренең 6 гимназиясеннән килгән 11 сыйныф укучысы Бәдретдинова Камилә “Татар хатын-кызының батырлыгы (Фәүзия Бәйрәмованың “Гөләйза” романы мисалында)” дип исемләнгән чыгышында 2019 елны дөнья күргән әдәби әсәргә бәя бирде. Арча шәһәренең 7 гимназиясеннән килгән 11 сыйныф укучысы Хаева Алсинә гомумән моңарчы әдәби әйләнешкә кертелмәгән әсәрне тәкъдим итте. Аның чыгышы “Күнел хәзинәләрен ачканда...( Гомәр Бәшировның кулъязмасы, 1953 нче ел. Исемсез, тәмамланмаган әсәренә күзәтү ясау)” дип аталган иде. Укучы 2021 институтыбызның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенә укырга кереп, киләчәктә Гомәр Бәшировның оныгы Гәүһәр Мәһдиева белән элемтәләрне өзмичә, әдәбиятыбыз классигы Гомәр Бәширов иҗатын гыйльми нигездә өйрәнергә теләвен җиткерде. Әгерҗе районының Исәнбай мәктәбеннән килгән Мөкминова Гөлназ төгәл һәм фәнни эзлекле чыгышы белән сокландырды, киләсе елга безнең Югары мәктәпкә укырга кереп, журналист һөнәрен үзләштерергә теләвен әйтте. Казан шәһәренең Г.Ибраһимов исемендәге 17 гимназиясеннән килгән 10 сыйныф укучысы Тимуршина Алинәнең “Җәмилә Әхтәмова шигъриятенең әдәби үзенчәлекләре” дигән темага фәнни-нәзари нигезгә утыртылганлыгы белән игътибарны җәлеп итте. 

Шунысы әһәмиятле: катнашучылырыбызның күпчелеге 11 сыйныф укучылары иде.  Конференция ахырында укучылар белән быелгы укырга керү тәртипләре турында сөйләшү булды, институттагы белгечлекләр хакында мәгълүмат тәкъдир ителде. Укучылар Казан федераль университетында ел саен үткәрелә килгән Н. Лобачевский исемендәге  Бөтенрәсәй конференциясендә дә катнашырга теләкләрен җиткерде. Секция җитәкчесе татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Ф.С. Сәйфулина җанлы һәм җылы үткән утырышка йомгак ясап, укучыларны тиздән игълан ителәчәк әлеге конференциягә чакырды. Лев Толстой исемендәге IV Бөтенрәсәй конференция-конкурсы абитуриентларыбыз белән җанлы сөйләшү өчен менә дигән мәйдан булды.

 

Г.Р.Гайнуллина