01 декабря 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Тәрбия эшчәнлегендә тренинглар

Психология һәм педагогика фәне дәлилли– баланың хәрәкәтләрен үстерүгә һәм төзәтүгә юнәлтелгән махсус күнегүләр җыелмасы. Ул аңлату, төшендерү, әңгәмә, хуплау, мәҗбүр итү һ.б.ш. гадәти чаралар тиешле нәтиҗә бирмәгәндә кулланыла.

Мимика – кеше битендәге мускулларның хис-тойгыларны чагылдыра торган хәрәкәтләре. Баланың нәрсә әйтергә теләгәнен өлкәннәр, ата-аналар, тәрбиячеләр мимикадан яхшы аңларга өйрәтергә тиеш. Бала үзе дә анасының, тәрбияченең йөзеннән күп нәрсәне аңлый.

Ишарәләр дә, мимика кебек үк, балада аерым бер хәрәкәләндерү тудыра. Кечкенә бала өлкәннәргә таба ике кулын сузып тора икән, димәк, ул үзен кулга алуны сорый. Ишарә ярдәмендә ул үзенә кирәк әйберне сорап алырга өйрәнә. Яслегә йөрүче балалар кул хәрәкәтләре белән «төшәм», «торам», «тегендә», «эчәм» дигән сүзләрне аңлата алалар. Пантомимика – гәүдә хәрәкәте, ул да хистойгыларның мөһим күрсәткече. Тискәре эмоциядән кеше кечерәебрәк калгандай күренә, ә уңай эмоциядән «үсеп китә». Кеше позасының төрләре күп: еш үзгәрүчән, үзгәрешсез, табигый, ясалма.

Поза алышынуы тиз, әкрен, кискен, салмак була. Кеше кыяфәте киеренке, йомшарган, куырылган, табигый, мәһабәт, түбәнсетелгән, бөкре, зәгыйфь, зифа булырга мөмкин.

Табигый хәрәкәтләнә алу системасы бозылган балаларга аерым игътибар итү сорала. Аларга яшьтәшләре белән аралашу кыенлаша. Хәрәкәтләре чикле булу психик авыру кичерүче балаларга да хас. Уй-хисләрен сүзсез белдерә алмаган балалар башкаларның аралашу ысулларын, үзләренә карата булган мөнәсәбәтне дөрес аңламыйлар. Бу аларда нерв авыруларының көчәюенә китерә. Мондый җитешсезлекләрне төзәтү яисә булдырмау максатыннан кечкенәләрне җанлы хәрәкәтләр (этюдлар) ясарга өйрәтәләр. Һәр этюд берничә тапкыр кабатлана, ул эчтәлегенә туры килгән музыка әсәре кулланып башкарыла. Моның отышлы булуын һәрберебез онытмасын!

Фото: lagergorodok.ru

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин