25 ноября 2020
Лаеклы бүләк

КФУ психология һәм мәгариф институтының терәк-база уку йорты – Казандагы 20 нче гимназия Татарстан республикасының Каюм Насыйри исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды.

Бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып милли мәктәпләрнең абруен һәм статусын күтәрү ихтыяҗы тора. Һәммәбезне дә борчыган сорау: XXI гасырда милли татар мәктәбе конкурентлыкка сәләтле, заманча, ата-аналар арасында популяр була аламы?Әлеге сорауга  Казан шәһәре Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия мисалында җавап бирергә телим.

Ул 90 нчы елларда милләтпәрвар шәхесләребез тырышлыгы белән ачылган иде. Бары 15 ел элек башкалабызның Совет районы үзәгендә урнашкан 39 баладан башланып киткән уку йортында хәзер 664  дән артык балага 45 укытучы белем бирә. Якында гына 5 мәктәп булуга карамастан, балалар саны кимеми.

Быел да әзерлек төркеменә 120 бала йөреп, 1 нче параллельгә 4  сыйныф, ягъни 114  бала кабул ителде. Кайвакыт ата-аналар милли мәктәпләргә балаларын бирергә теләми дигән сүзләр йөри. Бу алай тугел. Бары ата-анага милли мәктәпләрнең өстенлекле якларын ача, күрсәтә белергә генә кирәк.

Ә безнең 20 гимназиянең милли мәктәп буларак  нинди өстенлекле яклары бар соң?   Бу,беренче чиратта, уку белән тәрбиянең бер баскычта һәм тигез дәрәҗәдәигьтибар үзәгендәторуы,ата-аналарга ачык булып, аларны төрле чараларга тарту, уңышларыбыз белән даими таныштырып бару.

Бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтихан нәтиҗәләре  дә ата-аналарны җәлеп итә. Мисал өчен, быел информатика белән  татар теле фәннәреннән 2 укучыбыз  100 баллга  ия булдылар.

Татар мәктәбенең имиджын күтәрү, асылда, сәләтле укучылар белән эш системасына нигезләнә.Ә  сәләте булмаган балалар, гомумән юк, дип саный безнең мөгаллимнәр. Иң мөһиме: укучының кызыксынуын ачыклап,юнәлешен генә дөрес билгеләргә кирәк.Фәнни эшчәнлекме ул,спортмы, техника, кул эшләре белән кызыксынумы – бездә барлык юнәлешләрдә шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган.Гимназиядә барлыгы 23 түгәрәк эшли, шуларның 8-е спорт түгәрәге.Техника белән кызыксынучы балалар  робототехника,лего,компьютер дизайнын  сайлый ала.Кул эшләре түгәрәге танылган дизайнер Флера Калмурзина

җитәкчелегендә алып барыла.Башлангыч сыйныфның барлык  укучыларына дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында шәhәребезнең шахмат мәктәбе осталары тарафыннанәлеге уен төре өйрәтелә.

Гимназиядә 3 телне белү шарт. Полилингваль белем бирү- ул заман таләбе.Башлангыч сыйныфларда CLIL методологиясенә нигезләнеп фәннәрне инглиз телендә укыту практикасы да кертелде.

Агымдагы елда укучыларыбызга  кытай телен  өйрәнү мөмкинлеге  бирдек. Ике ел элек  2 укучыбыз Кытайга тел лагерена бару мөмкинлегенә  иреште.

Уку-укыту процессы дәрестә белем бирү белән генә чикләнми. Мәктәпкәчә белем оешмаларыбелән төзелгән дәвамчанлык программасы нигезендә Казанның 167 нче,290 нчы,206 нчы,153 нче балалар бакчалары белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез.

Дәрестән тыш эшчәнлек, махсус,электив курслар, «Замандаш» исемле укучыларның фәнни оешмасы,олимпиада,конферецияләрдә дәвам ала.

Уку елыдәверендә ике зур конференция үткәрәбез. Берсе –Россиянең дәүләт хокук университеты  белән берлектә Бөтенросия «Хокук – хәзерге җәмгыятьнең нигезе» фәнни-гамәли, икенчесе–Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты белән үткәрелә торган«Алиш эзләреннән» төбәкара фәнни-эзләнү конференциясе.

2013 нче елдан гимназиядә «Мәктәп-музей» инновацион эшчәнлеге тормышка ашырыла. «Милли мирас», «Алиш варислары», «Мәңгелек хәтер», «Иске татар бистәсе» музейларын ачу–укучыларыбызның, барлык гимназия, ата-аналар коллективының  уртак эш нәтиҗәсе.

Татар телендә белем hәм тәрбия бирү эшчәнлеге Татарстан Республикасы Мәгариф hәм фән министрлыгыныңһәрвакыт игътибар үзәгендә.

Телебезне үстерүгә юнәлтелгән сәясәт,2030 елга Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе чаралары татар мәктәпләренә сизелерлек ярдәм итә.  Мисал өчен, Министрлык тарафыннан үткәрелә торган «Безнең иң яхшы укытучы» грантына  –18, «Безнең яңа укытучы» грантына  – 2, «Укытучы-эзләнүче», «Укытучы-остаз» һәм  «Иң яхшы информатика  укытучысы» грантларына 4мөгаллимебез ия булдылар.

 Агымдагы уку елында татар телендә белем бирүче  фән укытучылары арасында узган “Оста мөгаллим” бәйгесендә–2 укытучыбыз җиңүгә иреште. Мөгаллимәбез Галиева Гөлназ Шамилевна «Иң яхшы татар теле hәм әдәбияты укытучысы – 2017»Бөтенроссия бәйгесендә абсолют җиңүче булып танылды.

Моннан тыш, гимназиябез Казан федераль университетының эксперименталь-гамәли мәйданчыгы, ягъни остаз мәктәбе  булып тора.Татар мәктәбе өчен әзерләнүче студентлар ел саен бездә педагогик практика үтәләр. Мәгарифне үстерү институтында, Казан федераль университетында  белем күтәрүче укытучылар өчен тәҗрибә уртаклашу буенча стаҗировка мәйданы вазифасын да  үтибез.

Соңгы ике  елда мөгаллимнәр өчен 26 семинар уздырдык.  Шуларның икесе–шәһәр, 21 е –республика,  өчесе–Бөтенроссия  семинары булды. Мөгаллимнәребез  Төмән, Иҗау,Чувашия,Свердлау һәм башка республика укытучыларына ачык дәресләр,мастер–класслар күрсәттеләр,тәҗрибә уртаклаштылар.Төмән өлкәсенең Чыкчы мәктәбе белән хезмәттәшлек кысаларында да күп чаралар уза.

 Агымдагы уку елындагы уңышларга килгәндә, алар куандырырлык:

– төрле дәрәҗәдәгефән олимпиадаларында 23 призлы урын;шуларның өчесе рус теле һәм әдәбияттынан   милли мәктәпләр арасында уза торган Халыкара олимпиада нәтиҗәсе;

– 6 укучының Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге ачык инновацион конференцияләрдәге уңышлары;

–яшь язучыларның бөтенроссия «Илһам» бәйгесендә 11 укучыбызның лауреат һәм дипломат булуы;

–– 2017 елда Татарстан Республикасының” Иң яхшы мәктәбе” исеменә, шул ук елда 1 млн. Грантка, 2020 елда Каюм Насыйри премиясенә  ия  булу,  Экология министрлыгы тарафыннан уздырылган «Татарстан уку йортларының 100 яшел почмагы» бәйгесендә җиңү.

Бу нәтиҗәләр Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2017 елда беренче мәртәбә үткәрелгән«Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе»грантына ия булу мөмкинлеген бирде. 1 млн. сум грант акчасын  мөгаллимнәрнең  белемен, һөнәри осталыкларын күтәрүгә, укыту-методик ярдәмлекләр, интерактив техника алуга тотарга планлаштырыла.

Ата-аналар белән тыгыз элемтә урнаштыру, аларны  белем йортында  узучы «Әнием!», «Әтиләр конференциясе», экологик десантлар,түгәрәк өстәлләр, бию, җыр фестивальләре кебек чараларга   җәлеп итү –  күркәм традиция.

Милли мәктәпләрнең брендын, татар телендә  урта һәм югары белем алу мөмкинлеген булдыру, туган телебезне үстерү,киләчәк буынга җиткерү – иң мөһим бурычларыбыз дип уйлыйлар әлеге гимназиядә.

Источник информации: Хузиахметов А.Н., Насибуллов Р.Р., Яруллин И.Ф.