18 ноября 2020
"Иң яхшы академик төркем" бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды

17нче ноябрь көнне, УНИКСның кече залында «КФУның иң яхшы академик төркеме» конкурсының нәтиҗәләрен игълан иттеләр.

Тантанада катнашучыларны КФУның Яшьләр эшләре сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова сәламләде. «Нәтиҗәләрне билгеләү бик авыр иде, чөнки бүләкләү тантанасына килгән катнашучылар – барысы да җиңүчеләр», - дип искәртте ул. Чыгышы ахырында әлеге бәйгедә катнашып, университетның үсешенә тәэсир итүләре өчен барысына да чиксез рәхмәтләрен белдерде.

Конкурсның беренче этабы февральдә үк уздырылган иде: төркемнәр, старосталар һәм кураторлар жюри әгъзаларына үз порфтолиоларын тәкъдим иттеләр. Соңрак төркем турында сайтта мәкалә чыгарырга кирәк иде. Шуларның нәтиҗәсендә киләсе турда катнашучы финалистлар исемлеге билгеләнде. Бу этап 2020-2021нче уку елына күчерелде һәм бары тик 2нче октябрьдә генә уздырылды.

Быел әлеге бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. Шуңа бәйле катнашучылар визитка, җырга инсценировка һәм видео тәкъдим иттеләр.

КФУның Социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректор Межведилов Ариф Магидинович, бүләкләү тантанасы алдыннан, шулай ук берничә истә калырлык сүз әйтте: «Безнең университетта һәркайсы көчле шәхес, әмма иң кызганычы, хәзерге заманда шул шәхесләрнең берләшүе җитеп бетми. «Иң яхшы академик төркем» конкурсы бу мәсьәләне кире яктан чишәргә ярдәм итә, чөнки ул һәр буынны берләштерә: студентларны, кураторларны һәм аларга ярдәм күрсәткән кафедраларны».

Җиңүчеләр исемлегенә килгәндә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының да җиңүчеләре билгеләнде.

«Беренче курслар арасындагы иң яхшы академик төркем» номинациясендә 3нче урын яулаган 10.2-902нче төркем. (Кураторы - филология фәннәре кандидаты, доцент Ашрапова Алсу Хәлиловна).

«Кече курслар арасындагы иң яхшы академик төркем» номинациясендә исә безнең институттан ике төркем җиңүче булып билгеләнде: 3нче урынны 10.2-820 төркем стуеднтлары алды. (Кураторы–педагогика фәннәре кандидаты, доцент Камалова Ильмира Фоатовна), 1нче урынга 10.2-801 нче төркем студентлары лаек булдылар. (Кураторы - филология фәннәре кандидаты, доцент Гыйләҗев Таһир Шәмсегалиевич).

Барлык финалистларны, призерларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз һәм һәркайсыгызга яңа иҗади идеяләр, уңышлар һәм чираттагы җиңүләр телибез!

 

Галиева Диләрә, 10.2-801 төркем студенты (3 нче курс)