18 ноября 2020
Кадерле укытучылар һәм хезмәткәрләр, студентлар һәм аспирантлар!

Сезне чын күңелдән Казан федераль университетының туган көне белән котлыйм!

Без университетның искиткеч традицияләре, талантлы педагоглары, сәләтле студентлары, уңышлары һәм казанышлары белән горурлана алабыз.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты коллективына нык сәламәтлек һәм оптимизм, һөнәри уңышлар һәм яңа искиткеч идеяләр, югары үсеш динамикасын саклап калуны, тупланган уникаль тәҗрибәне арттыруны, институт һәм университет файдасына нәтиҗәле эшләүләрен телим!

 

Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов