17 ноября 2020
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Дөнья лингвистикасы тәкдимнәре һәм юнәлешләре" Казан халыкара лингвистик саммит (KILS 2020) эшли башлады

2020 елның 16 ноябрендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Дөнья лингвистикасы тәкдимнәре һәм юнәлешләре» Казан халыкара лингвистик саммит (KILS 2020) эшли башлады.

Саммит КФУ ректоры И.Р. Гафуров, РФ Президентының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы Рус теле буенча Совет рәисе В.И. Толстой, Россия фәннәр академиясенең Тел белеме институты директоры, МДУ филология факультетының когнитив тикшеренүләр үзәге җитәкчесе А.А. Кибрик; Россия фәннәр академиясе лингвистик тикшеренүләр институты директоры Е.В. Головко, даими Халыкара лингвистлар комитеты генераль секретаре урынбасары Камил Хаманс, Аризона штаты университетының (АКШ) укыту һәм белем бирү лабораториясе директоры  Д. С. Макнамарның сәламләү сүзләре белән ачылды.

Пленар  утырышта  доклад белән Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р. Җамалетдинов чыгыш ясады. Ул Казан лингвистик мәктәбенең казанышлары, дөнья лингвистик берләшмәсе өчен Бодуэн де Куртен фигурасының әһәмияте турында сөйләде.

19 илдән филологларның игътибары тарихи һәм эволюцион лингвистика, традицион лингвистика һәм цифрлы трансформация, клиник һәм нейролингвистика, психолингвистика, квантитатив лингвистика, тел гыйлеменең башка төрләренә юнәлтеләчәк.

Казан халыкара лингвистик саммитын 2023 елгы халыкара лингвистлар конгрессы алдыннан «генераль репетиция» дип атарга мөмкин. Лингвистика дөньясында мондый масштаблы вакыйга Россиядә беренче тапкыр үткәреләчәк. Беренче халыкара лингвистлар конгрессы 1928 елда Гаагада Беренче бөтендөнья сугышыннан соң ук үткәрелә. Алдагы Конгресслар Римда, Копенгагенда, Брюссельдә, Парижда, Лондонда үткәрелде.