16 ноября 2020
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында беренче курс студентлары өчен "Активлар мәктәбе" узды

13 һәм 14 ноябрь көннәрендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында беренче курс студентлары өчен «Активлар мәктәбе» узды

Активлар мәктәбе ачылганнан соң, катнашучылар командаларга бүлешеп, тренинглар уздылар.

Аннан соң укучылар студентлар советы әгъзалары oештырган мастер-классларда катнаштылар: волонтерлык үзәге аларга ирекле ярдәмченең портретын ясау мөмкинлеге бирде, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының профкомы Екатерина Иванова профком турында сөйләде, ә студентлар советы рәисе башка юнәлешләр җитәкчеләре белән берлектә интерактив сөйләшү үткәрделәр. Шулай ук студентлар  «Spell Battle»  уйнадылар, кофе-брейк вакытында чәй эчтеләр һәм проектлар   турында әңгәмэ кордылар

«Беренче тапкыр килгәндә, үзем өчен бер дә яңалык та алмаячакмын , ә бары элеккелэрне генә ныгытырмын дип уйлаган идем! Тик беренче көнне үк үзем өчен белмәгән әйберләрне ачтым. Бигрәк тә  команда белән бергә тупланып, бергәләп эшләвебезгә бик шат идем. Тик алга, диләр. Алга һәм яңа белемнәргә һәм маҗараларга омтылырга!» - диде Мария Артемьева активлар мәктәбенең беренче көне турында .

Активар мәктәбенең икенче һәм соңгы көнәрендә команда туплау буенча биш тренинг үтте. Аларны команда кураторлары оештырды. Мәктәптә катнашучылар катлаулы «пәрәвез» уздылар, төеннәр бәйләделәр, йомырка ташу өчен очу аппаратлары төзеделәр,  хәтта студентларның мөһим проблемаларын хәл итә парламентта да булырга өлгерделәр.

Кофе-брейктан соң мәктәптә катнашучыларга үз проектларын эшләп бетерергә вакыт бирелде. Алар арасында «ТеАРТ», «Йөрәктән йөрәккә», «Сулыш иркен», «Чагылыш» һәм «Buddy program» булган проектлар онлайн-режимда күрсәтелде. Проектларны студентлар үзләре дә, социаль-тәрбия эшен алып бару бүлеге хезмәткәрләре дә бәяләде һәм эшләп бетерергә җибәрелде.

Аннан соң һәрбер студентка сменада катнашучы сертификаты белән бүләкләнде һәм тантаналы рәвештә активистның фирма значогын тапшырылды.

«Балалар үзләренең энергетикалары һәм активка керү теләге белән шаккатырдылар. Якты, тере, ачык, белемгә омтыла торган яшьләр проектлар һәм чаралар үткәрүне түземсезлек белән көтеп калабыз!», – дип белдерде Аделина Борисова.

 

Яңа активистларга барлык башлангычларда уңышлар телибез!