11 ноября 2020
КФУда Халыкара лингвистик саммит узачак

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 16 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр «Дөнья лингвистикасының тәкъдимнәре һәм юнәлешләре»  Казан халыкара лингвистик саммиты узачак.

Kazan International Linguistic Summit 2020 (KILS) Россия, Бөекбритания, Австралия, Италия, Германия, Нидерланд, Испания, Австрия, Норвегия, Кытай, Төркия, Иран, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Молдова, Украина, Беларусьтан 500ләп галим катнашачак.

Саммит Microsoft Teams платформасында онлайн-форматта узачак. Саммитны оештыручылар – КФУ һәм аның даими партнерлары Халыкара лингвистлар комитеты, Тел белеме институты һәм Россия Фәннәр академиясенең лингвистик тикшеренүләр институты. Саммитның партнерлары - рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте, Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Халыкара ассоциациясе, Microsoft компаниясе.

Фәнни форум программасы Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы галим - лингвистларының виртуаль докладларын, илебез һәм чит ил фәнни лингвистик журналларының баш мөхәррирләренең чыгышларын үз эченә ала. Күпчелек чараларның язмалары саммитның рәсми каналында YouTube видеохостингында урнаштырылачак.

19 илдән филологларның игътибары тарихи һәм эволюцион лингвистика, традицион лингвистика һәм цифрлы трансформация, клиник һәм нейролингвистика, психолингвистика, квантитатив лингвистика, тел гыйлеменең башка төрләренә юнәлтеләчәк. Моннан тыш И. А. Бодуэн де Куртенэ һәм аның тел турындагы фән үсешендә, пандемия һәм пандемиядән соңгы дөньяда тел белеменә багышланган докладлар да яңгыраячак.

Саммитның төп спикерлары:  Россия фәннәр академиясенең Тел белеме институты директоры, МДУ филология факультетының когнитив тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Андрей Кибрик; Россия фәннәр академиясе лингвистик тикшеренүләр институты директоры Евгений Головко; КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, рус теле буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы әгъзасы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ВАКның филология һәм сәнгать белеме буенча эксперт советы әгъзасы Рәдиф Җамалетдинов; Аризона штаты университетының (АКШ) укыту һәм белем бирү лабораториясе директоры  Даниэль Макнамара; Нью-Йорк дәүләт университеты профессоры  Карл Мескилл; Удине (Италия) университеты профессоры Андреа Мариена һәм лингвистларның халыкара комитеты (Comité International Permanent des Linguistes / Permanent International Committee of Linguists) генераль сәркәтибе урынбасары  Камил Хаманс (Нидерланды) һәм башкалар.