06 ноября 2020
Тарихчының якты истәлеге

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге, укытучы һәм студентлары тарих фәннәре докторы Айсылу Шәрифҗан кызы Кәбированың вакытсыз үлеме сәбәпле, аның әнисе – озак еллар татар тел белеме кафедрасында эшләгән галимә, доцент Роза Әминовна Асылгәрәеваның тирән кайгысын уртаклаша.

Айсылу Шәрифҗан кызы Кәбирова – татарның күренекле тарихчысы, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белгеч. Ул 1996 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1997 елдан Тарих институтында эшли.

Галимнең комплекслы тикшеренүләрендә республиканың хәрби чорда иҗтимагый-идеологик, иҗтимагый-икътисади һәм мәдәни үсеше тарихының төрле аспектлары ачыла. ТАССРга эвакуацияләнгән предприятиеләрдә җиңү яулаган хезмәт коллективларының көндәлек тарихы яңадан торгызыла. Айсылу Шәрипҗан кызы Кәбированың хезмәтләре төпле, җентекле һәм сугыш еллары тарихы өчен җитди фәнни дәлил булып тора. «Татарстан хатын-кызлары фронтта һәм тылда» (1995), «Фаҗигале кырыгынчы еллар: Татарстан сугыш елларында» (2011), «Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан: иҗтимагый тарих битләре» (2011), «Сугыш һәм җәмгыять: Татарстан 1941-1945 елларда» (2011), «Татарстан хәрби сынаулар елларында» (2015), «Яшәргә һәм истә тотарга. Татарстан АССР Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945 еллар)» (2016); «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» хезмәтләрендә галимә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында татарстанлыларның җиңүгә керткән өлешенә, бигрәк тә тыл төбәге тарихын торгызуга, экстремаль сугыш шартларында тыл тарихының күпкырлы һәм каршылыклы булуына зур игътибар бирә.

Айсылу Шәрифҗан кызы Кәбированың якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

 

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты коллективы