21 октября 2020
10.2.-002 төркем: "Без иң-иңнәр булырга тиешбез!"

Беренче курс студентларының төркем  кураторы булу зур җаваплылык сорый торган хезмәт. 10.2.002 төркем студентлары университетта нибары ай ярым гына. Ләкин университетта гыйлем алуның никадәр олы җаваплылык икәнлеген төшенергә өлгерделәр инде.

Беренче сентябрьдә булган тәүге сөйләшүдә: “10.2.-002 төркем – без иң-иннәр булырга тиешбез”, – дип максат куйдык.

Төркемдә 25 кыз бала, бер егет. Чираттагы сөйләшүдә: “Күп укыйбыз, апа, дәресләрне тырышып әзерләп барабыз”– диләр. Вакыт ничек кенә тыгыз булмасын, студентларыбыз «Яшьлек» бию коллективына да йөри (Шайхетдинова Ләйлә Сафина Алия, Төхфәтуллина Алинә, Җиһаншина Руфия) “Мизгел” яшьләр театры коллективына да кушылды (Фатихова Ләйсән), күпчелек студентларыбыз волонтер булып та эшләп карарга теләк белдерде. Зиннәтова Талия 14 сентябрь көнне “Идел” Яшьләр үзәгендә үткәрелгән смотр-конкурста катнашып сертификат алды. Бүгенге сөйләшүдә катнаша алмаган студентлар да «Яшьлек»нең чираттагы репитициясендә иде.

Студентларыбыз белән һәр очрашуда без пандемия шартларында саклану чараларын күрү, битлекләрдә йөрү, грипп, ОРВИга каршы вакцинация, ниһаять, бер-береңә карата гел игътибарлы булу хакында сөйләшми калмыйбыз. Нибары ай ярым уку эчендә төркем инде бердәм, якты бер коллектив булып оешып килә.

Гайнуллина Г.Р., КФУ доценты,

10.2.-002 төркем кураторы